Алар, җырны яңа аранжировкада башкарып, видеолар чыгарды.
Ләкин соңрак аларның җырның авторы Гөлнара Тимерҗановадан рөхсәт сорамаганы билгеле булды. Гөлнара хәзер аларга суд белән яный.
«Сез миннән сорарга онытмадыгызмы? Судка претензия һәм иск әзер минем. Бу җырны мин исән чакта беркем дә җырлый алмый, бу – минем заказ буенча язылган җыр. Оятсызлык, алар, болай эшләп, тормышларында рәхәт күрмәячәк. Мин әлеге җырны җырлар өчен бер пот тоз ашадым, аны яшәттем. Болай эшләү – намуссызлык. Минем җырым фахишәләр турында түгел, чын мәхәббәт турында, ямьсез кыяфәт белән, «вульгарно» җырлап йөрергә юл куймам», – дип язган ул җырчылар урнаштырган видео янына.
Комментарийларда халык Гөлнара яклы да булган, җырны яшьләр җырлавы аңа яңа сулыш өргән диючеләр дә бар. Сезнеңчә ничек соң?
Фото: татар-информ.