Башкортстанда Милли костюм көне 2020 елдан республика Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы елга ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә һәм халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә.
Республикабызда 164 милләт вәкиле яши. Аларның һәркайсының үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Милли костюм – ул кием генә түгел, ә халык турында сөйли торган зур тарих та. Ул, милли үзенчәлекнең ачык “индикаторы” буларак, рухи-мәдәни мирасны саклап калырга ярдәм итә.
Традицион башкорт киемен көндәлектә куллануны да республика Башлыгы Радий Хәбиров үзе кертте. Аның боерыгы белән рәсми чаралар өчен стильләштерелгән башкорт костюмы тасвирламасы расланды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Кагыйдәләр дәүләт хезмәткәрләренә, муниципаль түрәләргә, республика дәүләт органнары карамагындагы оешма җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә кагыла.
– Бездә — күпмилләтле республика, һәр халыкның уникаль халык костюмы элементлары бар. Бу традицияләрне җәмгыятебездә сакларга һәм популярлаштырырга кирәк, – диде бу җәһәттән Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы ир-егетләр өчен стильләштерелгән эшлекле башкорт костюмының классик вариантын раслады. Моннан тыш, ир-егетләр костюмы камзул, билбау-кушак, түбәтәй белән тулыландырылырга мөмкин.
Хатын-кызларның стильләштерелгән костюмы эшлекле күлмәк, тыйнак чигүле блузка һәм итекне, эшлекле пинжәк яки жилет, камзул, шулай ук костюм белән гармонияле классик аяк киемен үз эченә ала. Хатын-кызлар, шулай ук, тыйнак зәркән бизәнү әйберләре һәм бижутерия, изү куллана ала.
Костюмнар ир-егетләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә бер үк төрле булырга тиеш. Аларны ирекле стильдәге киемнәр (джинсы, шорты, үтәкүренмәле блузка), шундый ук аяк киемнәре (кроссовкалар, шлепанцлар, мокасиннар, босоножкалар, калын табанлы аяк киеме), шулай ук классик стильгә туры килми торган прическа белән бергә кияргә ярамый.
Шушы юнәлештәге эшләрнең тагын берсе – ул башкорт милли костюмы осталарының “Тамга” халыкара конкурсы. Проект традицион милли костюмның уникаль кыйммәтләренә, аның этник үзенчәлегенә һәм күптөрлелегенә, Башкортстанда заманча мода тенденцияләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән. Конкурсны оештыручылар – Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Милли музей, Бөтендөнья башкортлары корылтае.
Бу көнне республикада Милли костюм көне уңаеннан төрле чаралар уза.
Фото: Динар Кәлимуллин