- Республикабыз Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән үткәрелгән әлеге бәйрәм бүгенге көндә бик кирәкле. Милли рухлы булып, яктылыкка омтылып, яхшылыкны күреп яшик! - ди шагыйрә.
Милли кием көне белән!
Милли кием — халкым бизәкләре,
Күзләр камашырлык төсләре!
Кабатланмас гүзәл, күңелләргә
Шул кадәрле якын үзләре!
Татарымның иҗат җимеше ул,
Зәвыклыгы анда милләтнең!
Нечкә камзул, чиккән алъяпкычлар,
Такма итәк — купшы күлмәкнең.
Энҗе мәрҗән белән нагып чиккән
Ап-ак калфак, чуклы, бәләкәй,
Ә ирләргә дәрәҗәлек биргән,
Ука белән чиккән түбәтәй.
Нәфис ефәк ак шәл, күн итекләр,
Кәвеш-ката, чиккән читекләр!
Әле булса милләт бизәкләре —
Күңел җәүһәрләре кебекләр!
Борынгыдан килгән аманәт ул,
Тарих аша безгә караган,
Милли аһәң чагылдырган кием —
Мирас безга ата-бабадан!