

Республикада әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар уза. "Кызыл таң" ветераны, журналист, шагыйрә, язучы Рафига Усманова әлеге бәйрәмгә багышлап шигырь иҗат иткән.
Милли киемгә мәдхия
Ярым айлы ак калфагым,
Ярым ае укалы.
Милли күлмәгемнән матур
Бүтән күлмәк юк әле.
Пар алкалар табып алдым
Дәү әни сандыгыннан.
Беләзек, йөзек, чулпылар
Чигүле янчыгыннан.
Килешеп тора үземә,
Бизәкләре күземә.
Узган гасырлар авазы
Бәгыремдә сизелә.
Алъяпкычымда пар аккош
Гашыйктыр бер-берсенә.
Саклыймын бер ядкарь итеп,
Әткәм-әнкәм төсенә.
Читегемнең нәкышләре —
Тарихи милли бизәк.
Дәверләрне тоташтыра,
Хатирәләргә бизәп.
Энҗе бизәкле хәситәм —
Әбиемнән истәлек.
Шәҗәрәләремне барлыйм,
Нәселемне искә алып.
Милли киемен кадерли
Хал(ы)кымның бәгыре.
Анда тарих, сагыш, язмыш,
Милләтемнең хәтере.
Фотода Юлия Гилимшина.
Фото: Рафига Усманованың шәхси архивыннан.