+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 Сентября 2025, 13:10

«Татар Dress»ка килегез!

"Башкирия" лайфстайл үзәгенең «Вакыйгалар урыны» залында «Татар Dress-III» фотокүргәзмәсенең рәсми ачылышы булачак.

«Татар Dress»ка килегез!«Татар Dress»ка килегез!
«Татар Dress»ка килегез!



Әлеге күргәзмә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге тарафыннан үткәрелә. Беренчесе 2020 елда оештырылса, икенчесенең рәсми ачылышы 16 сентябрьдә узачак. Әйтергә кирәк, бу уникаль фотокүргәзмәне күрергә теләүчеләр булса, бүгеннән үк барып карый ала.
- «Татар Dress» проекты «Үткәннәребезгә сокланып, киләчәккә өмет белән» шигаре астында дөнья күрә һәм милли үзенчәлекләрне саклауга һәм популярлаштыруга, күпмилләтле республикабызда татар үзенчәлеге булган кием элементларын гадәти тормышта куллануга юнәлдерелгән. Күргәзмәдә Таңсылу Галимова эшләре куелды, - диде проект авторы Гөлшат Сафина.
Проект авторы сүзләренчә, образларны «Төрки йөзләр» этнопроекты һәм Уфа «Нур» татар дәүләт театры тәкъдим иткән.
Проектта катнашучылар булып бизнес өлкәсендә танылган Айгөл Усманова, театр актрисасы, алып баручы Айгөл Габдуллина, блогер Эльвира Хан, җырчы-композиторлар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар һәм коуч Булат Миндияров тора.


Фото: Таңсылу Галимова

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас