Аранжировка һәм җыр яздыру - 90 мең сум. Күлмәк тукымасы - 27 мең, дизайн - 5 мең, тегү өчен 25 мең сум түләргә кирәк. Сәхнәдә бию кую 16 мең сумга төшә.
Җырчы башындагы түбәтәйне 700 сумга сатып алган. Аяк киеме – 3 мең сум, макияж белән прическа – 6 мең. Барлыгы 172 700 сум килеп чыккан.
«Ә сез бу көнгә кадәр артистларның чыгымнары турында белә идегезме?» – дип, бер номер әзерләүне күрсәткән ул.