+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 сентябрь 2025, 04:45

Вилли «Мәхәббәт ялкыны» җырын башкарырмы?

Татарстанның атказанган артисткасы, якташыбыз Гөлнара Тимерҗанова Вилли белән Рузилә Бәдретдинованы үзенең «Мәхәббәт ялкыны» җырын рөхсәтсез җырлауда гаепләп, аларга суд белән янады.

Вилли «Мәхәббәт ялкыны» җырын башкарырмы?Вилли «Мәхәббәт ялкыны» җырын башкарырмы?
Вилли «Мәхәббәт ялкыны» җырын башкарырмы?


Виртуаль дуслары Виллидан «Әлеге җырны кайчан чыгарасыз?» – дип сораган. Ул: «Әлеге җырны да, аны кем башкарганын да белми идем», - дип язган.

«Планнар буенча 15 сентябрьдә чыгарга тиеш иде. Ләкин миңа язылган усал комментарийларны күрсәткәч, барлык аңлашылмаучанлыкларны хәл иткәнче, аны мәйданчыкларга чыгару бераз тоткарланыр, дип уйлыйм. Ә бәлки, иртәрәк тә чыгар. Оятыма, мин әлеге җырны да, аның беренче башкаручысын да белми идем. Аны студиядә яздырганда гына өйрәндем», – дигән ул.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас