Блогер Лесная җырчы Алия Төхвәтуллинадан интервью алган. Әңгәмәдә Алия ире, гаиләсе, татар эстрадасы һәм шәхси планнары турында сөйли. Бу хакта "Интертат" язган.
"- Ришат Төхвәтуллинга кияүгә чыкмаган булсаң, популяр булыр идеңме?
- Белмим, бәлки... Мин бит барыбер Ришатның концертларында танылдым. Язылучыларым өстәлде. Шундый ук нык популяр булмас та идем, дип уйлыйм.
- Эстрадада дус дип кемне саныйсың?
- Бик якын аралашабыз Эльмира Гыйльфанова, Гөлсирин Абдуллина, Искәндәр Вәлиев, Марат Яруллин белән.
- Мин бер артисттан ишеткән идем: имештер, эстрадада дус булып булмый, чөнки анда бөтенесе дә конкурент, дип. Син килешәсеңме?
- Ул кешедән тора. Төрле жанрда, төрле тембрлы тавышлы булу – ул бик әйбәт. Шулай булырга тиеш тә ул, миңа калса.
- Ришат кайсы өлкәдә күбрәк абьюзер: сәхнәдәме әллә өйдәме?
- Абьюзер дип әйтмәс идем. Әмма характеры... Бик таләпчән. Ул – перфекционист. Бөтен әйбер дә идеаль булырга тиеш. Гел дә идеаль түгел инде. Перфекционист булу – аның йөзе.
- Сезнең нянягыз, өй караучыгыз бармы?
- Әнием. Без аны: «Мин сиңа үзем түлим, безнең баланы карарга гына булыш», – дип, эшеннән китәргә күндердек. Чөнки без няняга ышанмыйбыз. Шуңа әнине генә чакырырга булдык", - дигән Алия.