Хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча федераль проект җитәкчесе Виталий Бородин җырчы Алла Пугачеваны халык артисты статусыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итте. Җәмәгатьче тиешле башлангыч белән Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Абзац» яза.
Ризасызлык өчен сәбәп Алла Пугачеваның соңгы интервьюсы булды. Анда ул Русия, аның сәясәте һәм махсус операциясе турында начар сүзләр әйткән ди. Һәм шул рәвешле, Бородин фикеренчә, ул туган иленең аркасына пычак кадаган.
"Без бүген Пугачева безнең илгә хыянәт итте дип саныйбыз. Интервью вакытында ул Джохар Дудаевның террорчылык режимын аклады. Мин ышанам: әлеге интервью Британия махсус хезмәтләре тарафыннан безнең җәмгыятьне таркату өчен планлаштырылган. Без Пугачеваны халык артисты исеменә лаек түгел дип саныйбыз", - диде Бородин.
Ул шулай ук Пугачеваны халык артисты статусыннан мәхрүм итү турында петиция булдырылганын билгеләп үтте. Документны Президент Владимир Путин исеменә җибәрү планлаштырыла. Моннан тыш, Бородин җырчыны шулай ук барлык дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итәргә кирәк, дип өстәде.
Ул арада Алла Пугачеваны судка бирделәр дә инде. Барысы да шул Джохар Дудаевны мактау аркасында. Инстанциягә адвокат Александр Трещев мөрәҗәгать иткән. Ул җырчыдан миллиард ярым сум таләп итте, эшне откан очракта акчаны хәйриягә бирергә вәгъдә итә.
Фото: газета.ру