

Билгеле булуынча, күптән түгел, әле өч-дүрт ай элек кенә, Уфада яңартылган Язучылар йорты ачылды. Аны ремонтлау эшенә бер ел элек Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов белән очрашуы нәтиҗәләре буенча керешкәннәр иде.
“Хәзер Язучылар берлегенең төп бурычы — монда тормыш кайнасын. Бирегә яшь шагыйрьләр, яшь язучылар килсен, иҗади кызу бәхәсләр барсын, монда кешеләргә килергә, “Уфа юкәләре” скверын карарга мөмкинлек булсын”, — дигән иде төбәк җитәкчесе яңартылган Язучылар йортын ачу тантанасында.
Бу бурыч үтәлә, дияргә кирәк — Язучылар йорты матур чаралар белән гөрләп тора. Мәсәлән, кичә монда Чакмагыш районы иҗатчыларының очрашуы узды. Элекке "Кызыл таң"чы Марис Нәзиров исемендәге “Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары республикабызның башка төбәкләренән килгән иҗатташ дусларына, әдәбият сөючеләргә иҗади күчтәнәчләрен өләште, сәләтләрен күрсәтте, күңелләрендә йөрткән һәм көн кадагына суккан мәсьәләләрне уртага салып сөйләште, җылы аралашты.
Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айгиз Баймөхәммәтов Чакмагыш төбәгенең республикага күп талантлар бирүен ассызыклады һәм бүген дә иҗат ялкынында янган чакмагышлыларның булуы төбәктә әдәби тормышның киләчәге матур икәнлеген дәлилләүне билгеләде. Ул мондый очрашуларны матур традициягә әверелдерергә кирәклеген ассызыклады һәм аларның ел саен оештырылачагын әйтте.
Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина әйтүенчә, мондый иҗади бәйрәмнәр — ихласлык, гүзәллек тантанасы, каләм ияләре өчен алар бик мөһим. Ул Чакмагыштан килгән иҗатташ дусларын шигъри юллары белән дә сәламләде.
Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев исеменнән сәламне аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова тапшырды. Ул төбәкләрендә туган җирләрен данлаучы каләм ияләренең күп булуын билгеләде.
—Без бүген уфалыларны шаккатырырга дип килдек. Без бит Чакмагыштан! — дип шаяртып алды район гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов.
Бу сүзләрне куәтләгәндәй, “Чакмагыш чаткылары” әгъзалары иҗади күчтәнәчләрен ихлас өләште, бәйрәм шигъри сүз, җыр-моң белән үрелеп барды. Күпчелек чыгышлар туган төбәкләренә — Чакмагышка дан җырлауга багышланды.
Әдәби берләшмәнең җитәкчесе Рәзифә Сәхапова чыгышыннан “Чакмагыш чаткылары”ның актив иҗади тормыш алып баруы ачыкланды. Ул башкарылган бихисап эшләре турында сөйләде — район тормышына, данлыклы якташларына багышлап, иҗат җимешләре туплап, төрле җыентыклар чыгарылган. Рәзифә Гали кызы берләшмәгә яшьләрнең дә килүен шатланып хәбәр итте, очрашуга чакырган өчен Язучылар берлегенә рәхмәт белдерде һәм бәйрәм истәлеге итеп Язучылар йортына ак чынаяклар тапшырды.
Язучылар йортын гөрләткән бәйрәмдә өлкәнрәк каләм ияләре дә, урта яшьтәгеләр дә, яшьрәкләр дә үзенчәлекле, матур чыгышлары белән һәммәсен җәлеп итте. Рәсимә Ильясова, Резида Шакирова, Надежда Гомәрова, Сәрия Вахитова-Латыйпова, Рима Гайнанова, Мәрьям Смакова, Лилия Сөләйманова, Земфир Әхьяров, Әнисә Ягъфәрова, Миңнегали Сакаев, Рида Хаҗиәхмәтова, Руниза Даутова, Айрат Мәһәдиев, Миләүшә Фәйзуллина, Ирек Бакиров һәм башкалар шигъри иҗат җимешләре белән уйланырга да мәҗбүр итте, елмайтып та алды.
Күпчелек шагыйрьләрнең сүзләренә җырлар да яңгырады. Мәсәлән, Ревинер Гобәев, Зөһрә Дәүләтова, Рәвис Сабитов моңлы җырлары белән кичәне бизәде, ә Мөнәвир Каюмовның баянда уйнап, хәләле Резида ханым белән чыгыш ясавы бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Танылган җырчы Гүзәл Диникееваның соклангыч чыгышын һәммәсе алкышларга күмде.
Уфаның 84нче Татар гимназиясеннән укучыларның Резида Шакированың шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләве тамашачыларда соклану һәм горурлык хисләре дә уятты. Аларны чыгыш ясарга укытучы апалары Айгөл Ахунова әзерләгән.
Әйткәндәй, бу кичә әдәбият сөючеләрнең дә, якташларның да җылы очрашу һәм аралашу бәйрәменә әверелде. Кемнәрдер бер-берсе белән танышты, күптән күрешмәгән дуслар күреште. Мәсәлән, ерак Италиядә яшәп, туган телендә иҗат итүче язучы Алия Солтанның очрашуга кайтуы якташлары өчен үзенә бер шатлык булды.
Һичшиксез, Чакмагыш иҗатчылары сокландырды да, уйландырды да, очрашудан күңелдә матур тәэссоратлар калдыра алды. Уңышларга телик аларга!