+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
17 сентябрь 2025, 14:00

"Дуслык күпере"ндә сугышырсыңмы ә?

  Гөлназ Асаева студиядә тапшыру төшергәндә, танышын очраткан.

"Дуслык күпере"ндә сугышырсыңмы ә?"Дуслык күпере"ндә сугышырсыңмы ә?
"Дуслык күпере"ндә сугышырсыңмы ә?
"Безнең аның белән «Дуслык күпере»ндә сугышканыбыз бар. Басып торам экранның икенче ягында, үзем уйлыйм «Улмы, ул түгелме?» дип. «Без сезнең белән сугышмадыкмы?» – дип сорадым», – дип сөйли җырчы. Һәм, чыннан да, егет җырчының танышы булып чыга.

Шушы көннән җырчы тагын бер сториз урнаштырды, дип яза "Интертат".  Анда җырчы тапшыру төшерүчеләр төркемендәге бер егет белән август аенда булган хәл турында сөйләшә. Искә төшерик, Гөлназ Асаеваның төркеменә аю ташланган иде.

«Мин сине аюлар ашаган, дип уйладым», – ди аңа егет. «Мине түгел бит... Исән калуым әйбәт, әйеме», – ди җырчы. «Иң мөһиме – бөтенегез дә исән-сау», – ди шул егет. «Иң мөһиме – мин исән», – дип җавап кайтара Гөлназ, шаярып.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас