+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 сентябрь 2025, 04:51

Петр Дранга Уфада хәйрия концерты куячак

Республика көне алдыннан Уфада танылган аккордеончы Петр Дранганың хәйрия концерты булачак.  

Петр Дранга Уфада хәйрия концерты куячакПетр Дранга Уфада хәйрия концерты куячак
Петр Дранга Уфада хәйрия концерты куячак

Аккордеон гына түгел, гитара, бәрмә һәм клавишалы инструментларны да оста белгән музыкант үзенең «Метаморфозалар» шоу-программасын тәкъдим итәчәк.

Концертның максаты - «Үзенчәлекле балалар» фонды карамагындагыларга ярдәм күрсәтү өчен акча җыю.
Программада автор әсәрләре дә, оригиналь аранжировкадагы классик һәм заманча композицияләр дә яңгыраячак, аларны Петр Дранга үзенең музыкаль коллективы озатуында башкарачак.

Чараны уздыру башлангычы белән Русия Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре буенча совет әгъзасы Наталья Орлова чыкты.

Концерт 9 октябрьдә «Торатау» конгресс-холлында Уфа халкы һәм кунаклары өчен бүләк булачак.

Фото артистның рәсми сайтыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас