+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 сентябрь 2025, 14:30

Яруллиннар бәйрәм оештырган

Марат Яруллинның әти-әнисе даими рәвештә бик матур бәйрәм оештырып, ялгыз әби-бабайларның күңелен күрә икән.

Яруллиннар бәйрәм оештырганЯруллиннар бәйрәм оештырган
Яруллиннар бәйрәм оештырган
17 сентябрьдә, Мәүлид ае кысаларында, Мәкъсүт абый һәм Рәфия апа Яруллиннарның гаилә йоласы буенча, балалары Ринат, Гөлнара һәм Марат исеменнән Уразовка интернат-йортында яшәүчеләр өчен музыкаль бәйрәм табыны оештырылды,  дип яза "Матбугат.ру".

Бу – Марат Яруллинның октябрьдә башланып, киләсе елның маенда тәмамланачак яңа концерт сезоны алдыннан уздырыла торган чара. Чөнки артистларга монда яшәүчеләрнең фатихасын алу бик мөһим.

Видеодан әби-бабайларның бик мул өстәл артында Яруллиннарның җырын йотлыгып тыңлавы күренә. Кайберәүләр күз яшьләрен дә сөртеп куя. Афәрин, Яруллиннар. Изге эш башкарасыз!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас