

Нияз Сәлимов 90нчы елларда ук алгы рәтләрдә булды, илебез, туган телебез, башкорт халкы мәдәнияте дип янды, “Табын”-“Звезда” район гәзитләре, “Ленинсе”, “Йәшлек”, “Башкортостан” республика басмаларында эшләде, хәтта аларны мөхәррирләүче дә булды. Башкортның тарихы, туган теле, мәдәнияте үссен дип йөгерде. Әлеге вакытта да ул Республика дәүләт архивында директор урынбасары вазыйфасын били.
Ул фестивальләр, ырулар җыеннары оештыра, “Табын” якташлар оешмасы башлыгы, ыру хәрәкәтен башлап йөрүче дә. Кайда оештыру кирәк, кайда башлангыч күрсәтү зарур — ул шунда. Күп милли башлангычларның башында тора; хәтта билгеле әдип-публицист Газим Шәфыйков, яшәгән йортка тактаташ куюны юллау да, шәһәр мэриясенә, район хакимиятенә хат-гариза язу да аның катнашлыгыннан башка үтми, чөнки ул үзе дә Газим Шәфыйков юлыннан бара, публицист белән бергә башлап йөргән эшләрне дәвам итә.
Халыкка үгет-нәсыйхәт таратучы Нияз Сәлимов күренекле балалар әдибе дә!
Башкортстан язучыларының белешмәсендә теркәлүенчә, Нияз Сәлимов “балалар өчен биш шигырьләр китабы авторы: “Курчак буласы килмәде” (1992), “Әтием табышмаклары” (1995), “Әнүзә һәм шук кәҗә” (1997), “Кояш — ул кош?” (2006), “Урак чоры” (2008). Бу әле 2015 елда чыккан белешмәдә билгеләнә. Ә аннан соң күпме иҗат җимешләре дөнья күрде?! “Йәншишмә” гәзитенең 2024 елгы 11 октябрь санында Луиза Гыйниятуллина менә нәрсә дип яза: “Нияз Сәлимов хезмәт юлын җаваплы дәүләт эшенә, төрле юнәлештә чыккан район, республика гәзит басмаларын мөхәррирләп, нәшер итүгә багышлаган. Илебез һәм республикабызның төрле мөһим вакыйгаларына, күренекле шәхесләрнең юбилей даталарына күргәзмә әзерләп, тарихи китаплар чыгарып, халыкка җиткерүче дә. Русиядә үткәрелгән гыйльми-гамәли конференцияләрдә актив катнаша. “Башархив хәбәрләре” электрон гәзитен булдырып, аны мөхәррирләп чыгаручы да, башка бик күп ижтимагый-мәдәни чараларны оештыручы да үзе. Тынгысыз җәмәгать һәм... каләм остасы”.
Нияз Сәлимов кече яшьтәге мәктәп балаларына тәгаенләнгән чираттагы чагу сурәтле бүләген — “Бәхетстан” исемле җыентыгын әзерләгән. Бу шигъри шәлкем хәтта кечкенә генә география дәреслеген хәтерләтә. “Бу тормыш дәреслеген, — дип мөрәҗәгать итә шагыйрь үзенең кечкенә дусларына, — үзаллы укып чыксаң, аң-зиһенеңне шактый баетырсың. Син яшәгән дөнья — зур да, кызыклы да, могҗизалы да ул.
Китап битләре буйлап шушы могҗизалы дөньяга сәяхәтең эзсез үтмәс. Син Ватанга сөю, туган җир, туган тел кебек изге төшенчәләрне ныклап хәтереңә сеңдерерсең”.
Чынлап та, бу могҗизалы дөньяда — безнең Башкортстаныбызда — яки, шагыйрь атаганча, “Бәхетстан”да барлык тирә-якка дан казанган батырлар, данлы шәхесләр күп. Аларны белергә, яратырга кирәк. Шушы “Бәхетстан” — Башкортстанның бар җиһанга балкып яшәве шигырьләр аша картина кебек күрсәтелә. Бу бик тә матур күренеш, нәтиҗәле тәрбия чарасы.
“Бәхетстан”дагылар дус, тату яши, аларның тормышы республикабызга хас булган символларда — башкорт балы, кымызы, шулай ук сихри курай моңнарында чагылыш таба, әдип башкортларның чал тарихыннан, башкорт ырулары һәм шәҗәрәләре турында гаять бай мәгълүмат бирә. Бу балаларга аңлаешлы телдә, гади, ачык итеп бирелә. Республикабызның хозур табигате, шифалы елга-чишмәләре дәвасы кечкенә дусларга ачып салына. Мисалга, “Мин тамчысы илемнең” шигырендә, Луиза Гыйниятуллина билгеләвенчә, шәхес нинди зур дәрәҗәгә ирешсә дә, туып-үскән авылының гади улы булып калуын тасвирлый. Гомумән, Нияз Сәлимовның бу китабында балаларның аң-зиһенен үстерүгә, кызыксыну даирәсен киңәйтүгә юнәлтелгән шигырьләр бихисап.
Китапның әкиятләр өлеше бик гади телдә язылган. “Ай кунагы еланның җирдәге маҗаралары” (яки “Урал тавы ничек хасыйл?”) дигән әкияттәге җир-су атамалары һәр укучының, һичшиксез, хәтерендә калачак. Балаларны дуслыкка әйдәүче “Ятим тиен” әкият-шигыре дә күңелгә хуш килә”.
Китапның бизәлеше дә килешле. Гомумән, рәссам Марат Гайнетдиновның осталыгын аерым билгеләргә кирәк. “Китап” нәшрияты, аның мөхәррирләренең дә (җыентык мөхәррире Әлфия Теләмова) өлеше зур. Үрдәк, кызылтүш тургай, хәйләкәр төлке, тыйнак тиен, соры аю, биюче куян, маэмай көчек, туры ат кына түгел, горур курай үләне, очар кошлар — сыерчыклар, карлыгачлар, каз бәбкәләре, җылы якларга ашкынучы торналар, хәтта туган төбәк — тау битендә үскән “әрсез бер үлән” дә бәләкәчләрнең игътибарын яулар, зиһенен җилкендерер кебек... Шагыйрь үзе дә башта:
Кара җирдә аунап үскән
Мин бит әрсез бер үлән, — ди, азак:
Туган җирнең үләне мин,
Тамчысымын илемнең, —
дип аныклап куя.
Укучыны үз ягындагы “Уклыкыя” белән таныштыра, авылы — Яугилдесе белән очраштыра, “Җәнлекләрем — артистләр ул” дип атый, үзенең балачагы Җилеменә чакыра (“Без барабыз Җилемгә!”).
Шулай дигәч, үземнең дә Гафурига барасы, шул билгеле-данлы Уклыкыяга күтәреләсе килеп китте.
“Көгеш” шигыре. Гафури районында без белгән Красноусол шифалы тозлы елгасын башкортлар “Көгеш” дип атый икән. Ә без башкалар уңаена “Усолка” да “Красноусол” дип — кабатлаган булабыз.
Тагын шунысы аптырата: ничек шундый җитди кеше балалар өчен яза ала икән? Озын сүзнең кыскасы шул: Нияз Сәлимовның “Бәхетстан” китабын республикабызның балалар һәм үсмерләр өчен язучыларга тәгаенләнгән Һәдия Дәүләтшина исемендәге премиягә тәкъдим итәм. Билгеле шәхесебезнең фидакарь хезмәтенә үзе исән чагында бәя биреп калыйк. “Бәхетстан” – моңа лаек әсәр — матур бер китап-энциклопедия ул.
Ринат КамаЛ,
Башкортстанның халык язучысы.