

— Бу китабым сезгә багышланган, сез — безнең киләчәгебез! — диде автор, бәйрәмгә килгән балаларга мөрәҗәгать итеп.
Язучыны яңа китабы чыгу белән иҗатташ дуслары, әдәбият сөючеләр тәбрикләде. Нәшрият директоры Эльмира Хәйретдинова китапның укучылары күп булуын теләде. Республиканың мәгариф министры исеменнән котлау сүзләрен министрлыкның милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Марат Ишемгулов җиткерде. Ул Салават Гайса улының хезмәте яшь буынга тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия булуын билгеләде.
Балалар китабының исем туена, әлбәттә, нәниләр дә килгән иде. Уфаның 20нче башкорт гимназиясенең 3 “Б” сыйныфы укучыларын мөгаллимә апалары Гөлнара Хаҗиева алып килгән. Алар, бәйрәмгә ямь өстәп, табышмаклар да чиште, язучыга сораулар да бирде, аның хикәясеннән өзекне оста итеп сәхнәләштереп тә күрсәтте.
Яңа китапта, аталышыннан ук күренгәнчә, яшь буында патриотлык тойгылары тәрбияли торган хикәяләр тупланган. Автор үзе әйтүенчә, анда Урал батырдан алып, бүгенге көн батырларына кадәр танышырга мөмкин.
Бу бәйрәмдә, гомумән, ватанпәрвәрлек темасына аерым игътибар бирелде. Чарага җыелучылар бергәләп “Шәйморатов генерал” җырын да башкарды, махсус хәрби операция яугире Ринат Күлтомановның фәһемле чыгышын да тыңлады.
Әйтергә кирәк, “Башкортстан — батырлар төяге” китабының хикәяләре дә, рәсемнәре дә бик мавыктыргыч. Китапка сурәтләрне яшь һәм сәләтле рәссам Марс Фәрхетдинов ясаган. "Һәр хикәяне күңелем аша үткәрдем, анда вакыйгаларда катнашкан кебек булдым, бу китапка рәсемнәрне бик яратып эшләдем", — дип билгеләде рәссам.
Әйткәндәй, язучыны яңа җыентыгы белән бик күп каләмдәш дуслары тәбрикләде. Башкортстанның халык шагыйрьләре Кадим Аралбай һәм Хәсән Назар, язучылар Фәрзәнә Гобәйдуллина, Рәмзәнә Абуталипова, Әлфис Гаязов, Факил Морзакаев, Нияз Сәлимов, Илдус Тимерханов һәм башкалар җылы теләкләрен җиткерде.
Китап туйлаучының якын дусты, галим, журналист, филология фәннәре кандидаты, доцент Фәнзил Санъяров үз чыгышын курайда уйнап та бизәде.
Автор бәйрәмгә килгән нәни дусларын автографлы китаплар белән генә түгел, татлы күчтәнәчләр белән дә шатландырды.
Фотолар “Китап” нәшриятыннан.