

Әнвәр Нургалиевның сәламәтлеге начарайган.
Аны Мәскәүдә дәваханәгә салганнар. Билгеле булганча, аның йөрәге белән проблемалары барлыкка килгән.
Артист видео бастырган, аннан аның Мәскәүдә 23нче хастаханәдә ятуы аңлашыла. Артист больница коридоры буйлап бара, ә аның кулында медицина процедураларыннан эзләр. Башкаручы көр кыяфәтен һәм юмор тойгысын саклый, хәтта бераз презентабельсез күренәм, дип шаярта. Медицина учреждениесендә аңа күптәнге дусты килгән, алар аралашкан, һәм җырчының кәефе яхшырган.
Яраткан артистыбызга тизрәк савыгуын һәм яңа иҗади уңышлар телибез.