Ул башта социаль челтәрләрдә ике видео куйды: берсендә ире Максим автосалоннан яңа машинада чыгып килә, ә икенчесендә үзе ак машинада утырып чыга. Язылучылары аптырап калды: берьюлы ике машина сатып алырга булганнармы әллә?
Шулай булып чыкты да. Эш менә болайрак булган:
«Балаларны калдырдык та кемне кайчан кая алып барасы турында сөйләшеп утырабыз. Барысы да бер вакытка туры килә, берничек тә өлгереп булмый. Әле, җитмәсә, Максның репетициясе 22.00 сәгатьтә генә бетә. Ул вакытта шәһәр янындагы йортка кайту – катлаулы мәсьәлә.
«Тагын бер машина кирәк, әйдә киттек, сатып алабыз», – дидем Макска. Ул килеште. Калганы төш кебек булды. Без берничә автосалонда булдык, ошаткан машинаны сайладык та документ эшләренә тотындык. Ә янәшә ак машина тора. Макс кәгазь эшләре белән мәшгуль булганда, мин машинага утырдым да өйрәнә башладым. Ошый бит!
Шуннан менеджер янына килдем дә: «Минем машинаны алыгыз, яңасын миңа бирегез», – дидем. Ул бәяләргә тәкъдим итте. Аерма 1,5 млн сум гына чыкты. Макс, яңа машинага утырып, балаларны алырга китте. Ә мин яңа машинамның документ эшләре белән калдым. Мин, кич салонга иске машинада килеп, яңа машинада кайтып китәрмен, дип уйламадым да. Менә шундый могҗиза булды», – дип яза ул.
Рисковый хатын инде бу Зәмирә.