

Аның әтисе вафат булган.
"Әтием… Минем әтием Әбдрәкыйпов Фәнүз Гиндулла улы арабыздан китте (17.09.1957 – 19.09.2025). Безгә терәк булган, ярдәм күрсәткән һәр кешегә зур рәхмәт. Тыныч йокла, әти. Урының оҗмахта булсын. Авыр туфракларың җиңел булсын», – дип хәбәр итә Илгиз үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Фәнүз әфәнде - татар артистларына билгеле кеше. Шуңа да кайгы уртаклашучылар бик күп.
«И, урыннары оҗмах түрләрендә булсын, Илгиз. Бик кызганыч. Бик хөрмәт иттек бер-беребезне. Кайгыгызны уртаклашам», – дип яза Зифа Нагаева да. "Бик иртә киткән икән", - диючеләр дә бар.