

- Геройлар заманчарак булачак, әмма асылы — МӘХӘББӘТ калды. Без классиканы күчереп язмадык, ә аның белән бүгенге телдә сөйләшәбез, — ди Ләйсән үзе.
Үтәшева ире Павел Воля белән бергә яңа ел комедияләре сериясендә, «Небриллиантовая рука»да күренеп калган иде. Ул вакытта алып баручы кадрда нибары берничә секунд кына булды, ә хәзер аңа тулы сюжет линиясен уйнарга туры киләчәк.
"Минемчә, миндә коктейль: катылык та, йомшаклык та күрделәр. Мөгаен, мин Калугинаны уйнарга артык хыялланганмындыр, һәм, билгеле булганча, хыяллар тормышка аша", — дип сөенә Ләйсән.
Ләкин халык әлегә шок кичерә. Беренчедән, комедияне үзгәртеп яңадан төшерүләренә җаннары көйсә, икенчедән, Калугина ролендә Үтәшева уйнавына сәерсенәләр. Кем әйтмәшли, "поживем, увидим".
Фото: пресс-служба ТНТ