+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 сентябрь 2025, 02:30

Ландыш та Мәскәүне яулый

 Андрей Малаховны Ландышның исеме сокландырган.

Ландыш та Мәскәүне яулыйЛандыш та Мәскәүне яулый
Ландыш та Мәскәүне яулый
Шушы көннәрдә  Ландыш Нигъмәтҗанова Андрей Малаховның тапшыруында төшкән.   
 
Бу уңайдан "Интертат" җырчы белән әңгәмә оештырган. 

"- Тапшырудагы мохитне сөйләсәгез иде. Съемкалар ничегрәк узды?

- Барысы да бик оешкан төстә үтте. Тапшыруны бер дә бүленмичә, туктамыйча, ничек утырасың, шулай төшерәләр. 2 сәгатьлек тапшыру әзерләү өчен съемкалар 3,5 сәгать тирәсе барды. Студиядә шундый җылы, рәхәт мохит иде. Тапшыру кысаларында «Вояж» җырын татарча башкардым. Җырны татарчага тәрҗемә иткән автор Айдар Минһаҗев белән дә элемтәгә керделәр.

Җырладык, биедек, җиңелчә генә әңгәмәләр кордык.

- Татар эстрадасы турында да сорашканнардыр әле, бәлки?

 - Юк, андый сораулар бирмәделәр. Мине «Казаннан килгән кунак» дип таныштырдылар. Татар җырчысы, 4 бала әнисе булуымны билгеләп үттеләр. Андрей Малахов: «Исемегез матур. Кем кушты, кем хөрмәтенә?» – дип комплимент ясады (көлә). Сәхнәгә кайчан чыгуыбыз, иҗатыбыз турында сораулар булмады. Төп шул 80-90 нчы еллардагы хитлар турында сөйләштек",  - дигән Ландыш.

Хәзер җырчы белән кызыксынучылар «Привет, Андрей» тапшыруы чыкканын түземсезлек белән көтә. Төгәл вакыты әлегә билгеле түгел. Үзләре хәбәр итәчәкләр. 1 атна да, берничә ай вакыт та узарга мөмкин икән.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/landys-nigmatanova-andrei-malaxov-isemegez-matur-dip-kompliment-yasady-5875583

 

 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас