Бу хакта ул социаль челтәрләрдә белдергән.
"Ниһаять, машина йөртә башладым. Элек курка идем, гел Азатка таяндым. “Җитте, йөртүчең булудан туктыйм,үзең йөр”, — диде Азат, "Мерседес"ка ымлап. Хәзер шәһәрдә дә рәхәтләнеп йөрим.
Авылга да кайтып киләм. Ике яңа җырга клип төшердек. Киләсе елның 7, 8 мартында Казанның “Уникс” концертлар залында тамашабызны күрсәтәбез. Олы улыбыз Аяз — X, уртанчы улыбыз Ильяс VI сыйныфка китте. “Апуш” балалар студиясенә йөри. Ашарга пешерү белән мавыга. Социаль челтәрдә үз битен ачты, халыкка ошый.
Казанның Салмачы бистәсендә үз йортыбыз белән яши башлауга 3 ай тулды. Бик рәхәт икән. Саф һава сулыйбыз.
Тиздән Төркиягә җыенабыз. Эше дә, ялы да бергә булачак", - дигән Алсу.