

Уфада Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаеваның концерты булачак. Ә беренче концерты 14 яшендә булган иде. Шул яшьтә үк ул үзен артист итеп танытты.
– Гөлназ, сүзне балачактан башлыйк әле. Син үзеңне ничә яшьтән хәтерлисең?
– 4-5 яшьлек чагымнандыр. Әтием ягыннан нәнәй, картәти белән үстем. Алар минем йөрәгемдә бик зур урын алып тора. Шуңа да балачак хатирәләре алар белән бәйләнгән, алар тәрбиясе алып үсүем белән бик бәхетлемен. Һәр балага нәнәй-картәти тәрбиясе, аларның күңел җылысыннан өлеш чыксын иде.
Кечкенәдән вакыйгалар уртасында, һәрвакыт сәхнәдә булдым. Балалар бакчасында, мәктәптә дә. Хәтта тормышта да артист булып “кыланырга” ярата идем.
– Кечкенәдән сәхнәдә булгач, без синең җырчы булып китәчәгеңә шикләнмәдек тә. Ә үзең нинди һөнәр сайлармын дип уйладың икән балачакта?
– Артист һөнәреннән башканы күз алдына да китермәдем инде. Ун яшьләр тирәсендә үземне балерина итеп күрә идем. Шуңа да Р. Нуриев исемендәге хореография мәктәбенә укырга кердем. Анда биш ел укыдым, балет серләренә төшендем. Чынында, ул бик авыр хезмәт, анда җәрәхәтләр алырга да була. Миндә дә булды алар. Шуңа балерина булу хыялыннан баш тартырга туры килде. Аннан соң Уфа сәнгать училищесына Фәрзәнә Сәгыйтова классына укырга кердем.
Ул вакытта сәхнәләрдә чыгыш ясый идем инде. Алты яшемдә Фәдис әтиемнең концертында “Мәтрүшкәләр”не җырладым. Хәтеремдә, тамашачы аягүрә басып алкышлады.
– Ике билгеле җырчы Рөстәм Асаев һәм Лилия Биктимерованың уртак җимеше булып туып, Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев тәрбиясе дә алып үссәң дә, сәхнәдә синең үз тавышың бар, ул әтиләреңнекенә дә, әниеңнекенә дә охшамаган. Ә иҗат юлы башында кемгәдер охшарга теләгең булдымы? Кызлар арасында – Зәйнәп Фәрхетдиновага, егетләр арасында Салават Фәтхетдиновка охшарга тырышканнар күп бит...
– Чыннан да, шундый билгеле иҗади гаиләдә туып-үсүем белән мин бик бәхетле. Кечкенәдән төрле җырчыларны тыңлап үстем, классик җырчыларны да, эстраданыкыларны да. Әмма кемгәдер охшарга тырышу булмады. Мин аның иҗатка комачау булуын бик иртә аңлаганмын, күрәсең. Үз тавышым, тембрым бар, чит элементлар кушмаска, халыкчанлыкны, үзенчәлекне сакларга тырышам.
– Син бик яшьли Башкортстанның атказанган артисты дигән исемгә лаек булдың. Моны үзең, якыннарың, дусларың ничек кабул итте?
– Бик яшьли димәс идем, 26 яшь ярыйсы гына бит инде. Әгәр мин, кемнәрдер кебек, бер проектка барып кайттым да, атказанган артист булдым икән, бу исемнән баш тартыр, аны алырга оялыр идем. Ә 14 яшемнән шәхсән концертлар белән йөри башлап, озак еллар республикага хезмәт иткәч, аның атказанган артисты булуны горурланып кабул иттем. Туган ягымда шулай күтәреп алулары – аерым бер горурлык.
Бу яңалыкны якыннарым бик яхшы кабул итте, билгеле. Ә әти-әнием шаккатты, чөнки алар бу турыда белми иде, мин аларга сюрприз ясадым. Концертыма мәдәният министры Әминә Шәфыйкова килеп, мактаулы исемне үзе тапшыргач, алар беразга телсез калды. Онытылмаслык вакыйга булды инде ул безнең гаилә өчен.
– Ә сәхнәдәшләрең өчен ничек булды икән бу вакыйга? Гомумән, сәхнә артында ни хәлләр бар? Артистлар дус яшисезме?
– Сәхнә артында хәлләр яхшы. Мин барлык артистларга хөрмәт белән карыйм. Чөнки безнең хезмәт җиңел түгел. Күп вакыт юлларда уза. Нинди генә хәлдә дә син тамашачы алдында зәвыклы, матур чыгыш ясарга тиеш. Ул синең начар кәефеңне күрергә, яисә “утырган” тавышыңны тыңларга, фонограммага авыз ачып торганыңны карарга килми, шуңа да артист үзен югары дәрәҗәдә тотарга тиеш. Яшь җырчы кызлар белән дусбыз, тыгыз аралашып торабыз.
– Гомереңнең иң кадерле мизгелләре дип кайсыларын атар идең, Гөлназ, ни өчен?
– Гомеремнең иң кадерле мизгеле 17 октябрь – кызыбыз Динә туган көн. Нәкъ шул көнгә кадәр әле мин бала-чага булганмын икән, димен. 17 октябрьдә миңа моңача күрелмәгән зур бәхет белән бергә олы җаваплылык та өстәлде – балам тормышы өчен җаваплылык. Миңа аннан да көчлерәк хисне татырга туры килмәде, шуңа да әлеге мизгел – иң кадерлесе.
– Сәхнәдән башка үзеңне күз алдына китерәсеңме, җырчы булмасаң, кем булыр идең икән?
– Сәхнәдән башка үземне күз алдына китермим, чөнки минем барлык тормышым сәхнә белән генә бәйле, мин – һәр күзәнәгем белән артист. Дөресен әйткәндә, әле бик күп еллар халкымның тугры артисты буласым, аңа җырым белән хезмәт итәсем килә. Сәхнәдә үз урынымны таптым дип ышанам, анда якты эз дә калдырасы килә.
– Быел Уфа тамашачысына нинди программа тәкъдим ителәчәк, аның үзенчәлекләре нидә, тагын кемнәр катнаша?
– Белүегезчә, мин шоуга корылган концертлар куймыйм. Һәр җырга ялт-йолт утлар өстәү, төтен чыгарудан бигрәк, фикер өстәргә, эчке халәтемне күрсәтергә тырышам, тамашачы йөрәгендә урын алу максаты белән эшлим. Уфадагы зур концерт та шундыйлардан булачак. Төркемебездә – 15, ә сәхнәдә 13 кеше эшлибез. Айтуган Гайзуллин дигән җырчы белән 11 ел хезмәттәшлек итәбез, быел бик матур тавышлы Әлфис Кәримов дигән җырчыны эшкә алдык. Кәрим апаем да булачак. Шундый бик үзенчәлекле, зур концерт көтә Уфа тамашачысын. Очрашуны үзебез дә көтеп калабыз.
***
Гөлназ белән сөйләшү бик ихлас һәм күңелле булды. Аның бер урыс сүзен дә кыстырмыйча, саф татар телендә сөйләшүе сокландырды. Һәркемгә хөрмәт белән каравы, халыкка хезмәт итүне зур дәрәҗә итеп санавы да ихтирамга лаек. Без аңа иҗади уңышлар, гаилә бәхете, балкышлар, көчле алкышлар теләп калабыз.
Резида ВӘЛИТОВА әңгәмәләште.