+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 октябрь 2025, 07:26

Гөлнара янә яный

Монысында җырчы Алсу Әбелхановага.

Гөлнара янә яныйГөлнара янә яный
Гөлнара янә яный

Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Гөлнара Тимерҗанова юрист аша Татарстанның халык артисты Алсу Әбелхановадан гафу үтенүне таләп итеп дәгъва язуы турында сөйләде.

Аның фикеренчә, Әбелханованың сүзләре аркасында ул абруен югалткан. Бу хакта Тимерҗанова блогер Олеся Леснаяга биргән интервьюсында сөйләгән.

Артисткага ошамаган белдерүне Алсу TMTV каналындагы тапшыруларның берсендә ясаган.

"Гөлнара Тимерҗанова миңа профессиональ яктан да, кеше буларак та ошамый", - дигән ул. 

Миру - мир! Ни белән бетәр бу хәл? 

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас