+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
1 октябрь 2025, 14:25

Йөрәкләр сөйләшүе тынмасын!

Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы яңа проектка старт бирде

Йөрәкләр сөйләшүе тынмасын!Йөрәкләр сөйләшүе тынмасын!
Йөрәкләр сөйләшүе тынмасын!


Кичә Уфаның 1нче китапханәсендә “Йөрәктән - йөрәккә” проектының беренче кичәсе узды. Әлеге проектта катнашучылар әдәби кичәдә үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырачак.

Беренче әдәби кичәгә шагыйрә, прозаик, драматург Халисә Мөдәррисова (Янгирова), шагыйрә, язучы, тележурналист Халисә Мөхәммәдиева чакырылдылар. Бу да юкка гына түгел, чөнки бу ике шәхес тә актив җәмәгатьчелек эшен алып бара, алар икесе дә “Сәхибҗамал” оешмасы оештырылганнан бирле аның әгъзалары булып тора, актив эшли.

Халисә Сәгыйть кызы озак еллар оешманың Нуриман районы бүлекчәсе җитәкчесе дә булып, милләтебезгә хезмәт итсә, Халисә Мәсгуть кызы “Рәйхан” татар клубын җитәкли. Ике шагыйрә дә оешмабызның шәрәфле җитәкчесе Динә апа Морзакаева башлангычындагы “Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” проектында да уңышлы катнашты.

Әдәби кичә берничә теманы колачлап, шагыйрәләр үзләренең иҗат чишмәсе башы – туган якка багышланган шигырьләрен укыды.

Мәхәббәт темасы, лирик шигырьләр бүлеге аеруча җанлы үтте. Монда шагыйрәләр тамашачыларның сорауларына да җавап бирде. Танылган радиожурналист Зәлия Хисами ике авторның да иҗат җимешен сәнгатьле итеп укып ишеттерүе күңелләргә хуш килде. Ә инде Гамбәрия Харрасова Халисә Мөхәммәдиеваның шигырьләрен матур итеп укуы беркемне дә битараф калдырмады.

Хатын-кыз бәхете, фәлсәфи темаларга яңгыраган шигырьләр, шагыйрәләрнең уй-хисләре, фикерләре белән уртаклашуы тамашачыларның һәркайсының йөрәгенә үтеп керде.

Кичәдә иң өлкән яшьтәге сафташыбыз, танылган шагыйрә, бик күп җырлар авторы Дилә апа Булгакова да катнашып, үзенең шигырьләрен яттан сөйләп, тамашага ямь, нур өстәде.

Әдәби кичәдә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Нурия Хәлиуллина, әлеге кафедраның икенче курс студентлары катнашуы, оешманың телебезне, гореф-гадәтләрне саклауда, киләчәк буынга тапшыруда үз өлешен кертүенә бер дәлил булып торуын дә күрсәтте.
Чарада республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән дә тамашачылар катнашып, кичәнең төп кунакларына алкышлар һәм бүләкләр дә өләште.

Башкортстан һәм Татарстанда киң танылу алган, халкыбызның олуг шәхесләре - Башкортстанның атказанган мәдәниять хезмәткәре, Нуриман районының шәрәфле шәхесе, hади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөдәррисова (Янгирова), Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Русия һәм Башкортстанның Журналистлар, Язучылар берлекләре әгъзасы Халисә Мөхәммәдиева белән ике сәгать барган очрашу күз ачып йомганчы тәмамланып, сөйләшү, аралашу, җырлы-шигырьле чәй табыны артында дәвам итте.


Ике олуг шәхес – ике Халисә апа да һәрвакыт тыйнак, гади булып кала белүләре, безнең сафларда булулары – горурлык та, мәртәбә дә!

Соңгы елларда билгеле сәбәпләр аркасында тормышыбыз бик нык үзгәрде. Нәкъ шушындый чакларда күңел шигърияткә, әдәбиятка тартыла да инде.
Нәкъ шундый чакларда күңел шау-шулы чаралардан читләшеп, күзгә-күз карашып, йөрәк белән йөрәк сөйләшүен таләп итә дә.

"Сәхибҗамал"лыларның бу проекты да уңышлы булып, халкыбыз күңелендә үз урынын алыр дигән өметтәбез.

Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе Зөһрә Исламова.

Фото: "Сәхибҗамал" оешмасының шәхси архивыннан
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас