+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
4 октябрь 2025, 12:30

"Күз алдыбызга да китермәгән идек"

Алсу һәм Азат Фазлыевлар быел яңа йорт төзеп чыкты.

"Күз алдыбызга да китермәгән идек""Күз алдыбызга да китермәгән идек"
"Күз алдыбызга да китермәгән идек"
Иҗади гаилә куанычлары белән уртаклашкан.  

«Ниһаять, җәй башында без үз йортыбызга күчендек. Бу – гади йорт кына түгел, безнең хыялыбыздагы йортыбыз. Әлеге хыялның кайчан да булса чынга ашачагын күз алдыбызга да китермәгән идек. Йортыбыз нәкъ без теләгәнчә килеп чыкты. Якты, зур, дуслар һәм гаиләбез белән рәхәтләнеп вакыт уздырырлык. Әлеге эштә безгә теләктәшлек күрсәткән һәркемгә рәхмәт», – дип язды Алсу үзенең сәхифәсендә.

«Бу дизайнерлар журналындагы йортларга охшаган. Куанып яшәргә язсын, рәхәтен бергә күрегез», – дип язган аларга тапшырулар алып баручы Зәмирә Рәҗәпова.

«Бәрәкәтле нигез булсын. Әлеге йортта балалар куанычы күреп, тигезлектә яшәргә насыйп булсын», – дип тә матур теләкләр язалар Фазлыевларга.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас