+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
5 октябрь 2025, 02:45

"Башта - ир, аннары - бала"

Җырчы Ринат Рәхмәтуллинның хатыны шулайрак фикер йөртә.

"Башта - ир, аннары - бала""Башта - ир, аннары - бала"
"Башта - ир, аннары - бала"

Ринат Рәхмәтуллин яшь хатыны Динара белән блогер Равил Закиров алып бара торган тапшыруда катнашкан, дип яза "Интертат".

«Беренче чиратта, сине яратып, хөрмәт итеп, ярдәм итеп тора торган ирең булырга тиеш. Икенче чиратта – бала. Ничек дип әйтим, бала бит ул үсә дә китә, ә кырыеңда ир кала. Хатын-кыз өчен беренче чиратта, үзе, ире, аннары – бала. Хатын-кыз «бала» дип яши. Әмма барыбер хатын-кыз ир-ат белән яратылган», – дип фикерен белдерә Динара.

Аны алып баручы да хуплый. Комментарий калдыручылар ике төркемгә бүленгән. «Зирәк сүзләр», «100 процентка килешәм», «Молодец, дөрес фикер йөртәсең», «Ринат синең сүзләреңнән эреп утыра инде», – дип язалар.

«Каты бәгырьле кешенең беренче чиратта – ир», «Ир кайгысы итәктә, бала кайгысы йөрәктә, диләр», «Кайвакытта ирләр сиңа гына карап тормый шул, ә балалар әнине ташламый» кебек комментарийлар да бар. Ә сез ничек уйлыйсыз?    

Фото: видеодан скриншот

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас