+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 октябрь 2025, 11:45

Илаһи моң иленә сәяхәт кылыгыз!

10 октябрь - Башкортстанда беренче тапкыр рәсми рәвештә республиканың төп музыкаль символына багышланган Курай көне билгеләп үтелә.

Илаһи моң иленә сәяхәт кылыгыз!Илаһи моң иленә сәяхәт кылыгыз!
Илаһи моң иленә сәяхәт кылыгыз!


Бу истәлекле датаны дәүләт курайчылар ансамбле «Башкортостан» дәүләт концерт залында зур концерт белән билгеләп үтәчәк, тамашачыларга милли инструментның күпкырлы матурлыгын тәкъдим итәчәк.
Башкортстан курайчылары дәүләт ансамбле Башкорт милли мәдәнияте тарихында яңа сәхифә башлый, үткәннең бай мирасы һәм киләчәкнең иҗади потенциалы арасында җанлы күпергә әверелә.
Ансамбль күп тавышлы музыка башкара (биш-алты тавышка кадәр), бу тарихи яктан бер тавышлы булып оешкан башкорт фольклоры өчен инновация булып тора.
Программада яңа заманча эшкәртүдә танылган халык көйләре, төрле жанрдагы халык җырлары, дәртле башкорт биюләре тәкъдим ителгән.
Бүген коллективта 30 музыкант – югары һөнәри белемле белгечләр - эшли: республиканың әйдәп баручы курайчылары һәм талантлы яшьләр, инструменталистлар (думбыра, соло-гитара, бас-гитара, клавишлы, бәрмә уен кораллары), вокалчылар һәм биючеләр.
Коллективның сәнгать җитәкчесе - Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Азат Аетколов.
Музыка җитәкчесе - Башкортстанның атказанган артисты Морат Джанизаков.
Режиссеры - Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сулпан Әскарова.
Килегез, илаһи моң иленә сәяхәт кылыгыз!

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас