-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 октябрь 2025, 07:30

"Мондый сынаулар ишек какмасын!.."

Данир Сабировның күршесенең йорты янган иде. Артист битараф булмаган кешеләрне аңа ярдәм итәргә чакырды. Һәм менә Ирек абый бер ай элек яңа йортына күченгән.

"Мондый сынаулар ишек какмасын!.."
"Мондый сынаулар ишек какмасын!.."
Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаиләсе бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битендә сөйләгәч, язылучылар 1 миллион сумга якын акча җыйды.

Видеода Ирек абый яңа йорты буенча экскурсия үткәрә.  «Җылы, су, түшәм бар. Менә монда - душ, киләчәктә сауна булачак.  Бу – минем йокы бүлмәсе, болары - оныкныкы, кызныкы. Менә шулай әкренләп тырышып ятабыз. Кешеләргә бик зур рәхмәт, алар булмаса, мөгаен, мин шалашта яшәр идем",  - ди ул.

Яңа йортка корьән укытырга да ниятли.  

«Бу зур эштә катнашкан һәр язылучыма һәм дусларыма чиксез рәхмәтемне белдерәм. Кылган игелекләребез үзебезгә меңләтә әйләнеп кайтсын. Мондый сынаулар беркемнең дә ишеген какмасын иде», – дип язган Данир Сабиров.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас