Ул «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында үзе турында бик күп яңалыклар җиткерде. Айгөл күптән дин юлында икән. Җырчыны әлеге юлга басарга тормышындагы җитди сынау мәҗбүр иткән икән.
"2013 ел. Өч айлык авырым булганда табиблар безгә «балагыз авыру, аны тудырырга ярамый», диде. УЗИ һәм кан анализлары шулай күрсәтте.
3 мартка пункция билгеләделәр, чөнки мин баланы алдыртуга бик нык каршы идем. 2 март көнне өйдә елап утырам. Ирем эштән кайтты да: «Елап утырма, бәлки, бу – безгә Аллаһы Тәгалә җибәргән сынаудыр. Бәлки, ул безне ишетер, намазыңа бас», – диде. 2 марттан бирле биш вакыт намазымны укыйм, әлхәмдүлилләһ.
3 март пункция ясатырга киттем. «Әгәр дә анализларың начар булса, без сине шунда ук операциягә алып китәбез», – дип әйткәннәр иде. Пункция балабызның сау-сәламәт булуын күрсәтте. Бу – Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы. Менә шуннан соң ничек ышанмыйсың инде?! Безне һәрвакыт күзәтеп торучы Аллаһы Тәгаләбез бар. Балаларыбызны да дин кушканча үстерергә тырышабыз", – дип ачылып сөйләде артист.