

Сәхнәгә педагог белән 1963-84 елларда Әсән мәктәбендә бергә эшләгән укытучыларның күтәрелүен зал алкышларга күмде. Алар ул еллардагы укыту-тәрбия эшенең үзенчәлекләрен, пионер, комсомол оешмалары эшчәнлегенең отышлы нәтиҗәләрен, мәктәптәге төрле түгәрәкләрнең укучыларда иҗади үзаллылык тәрбияләүдәге уңай якларын хәтерләде. Тамашачыларның күпчелеге шул еллардагы укучылар булганлыктан, якты хатирәләрне алкышларга күмде.
Ганс Фәтхелбаян улының гомер бәйрәмен уртаклашырга Дүртөйле районының, республиканың төрле төбәкләреннән аның укучылары килгән иде. 60 елга якын гомерен педагогикага багышлаган Ганс Хәкимовның укучылары арасында кемнәр генә юк! Башкортстанның атказанган укытучылары, атказанган мәдәният хезмәткәрләре, билгеле рәссамнар! Рәссамнарны ул кандидатлык диссертациясен яклагач, 1984 елда М. Акмулла исемендәге педагогия университетына эшкә чакырылгач, 35 ел дәвамында тәрбияли. Бу кичәдә худграфны тәмамлаган, хәзер үзләре хөрмәтле педагоглар, билгеле рәссамнар булып киткән студентлары да катнашты.
Ә инде махсус хәрби операциядән укытучысын котлау өчен ялга кайткан Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтовның сәхнәгә чыгуы юбиляр өчен дә, якташлары өчен дә сюрприз һәм шатлыклы күренеш булды. Ул Әсән мәдәният йортының җырчылар ансамбле белән берлектә Ганс Хәкимов сүзләренә язылган "Каргавыл җыры"н бүләк итте.
Арытаба сәхнәгә Ганс Хәкимовның төрле елларда мәктәп тәмамлаган укучылары бер-бер артлы күтәрелеп, укытучыларына рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерде. Юбиляр, үз чиратында, һәр чыгыш ясаучыга быел гына З. Биишева исемендәге "Китап" нәшриятында дөнья күргән "Күңел көзгеләре" дигән шигырьләр җыентыгын бүләк итте.
Юбилей тантанасы өч сәгатькә сузылды, әмма беркем дә ялыкмады, чөнки яраткан укытучыларын, күренекле шәхесләрен якташлары сагынып килгән иде. Тантана ахырында күмәклап тә, Ганс Хәкимов белән аерым гына да фотога төшү үзе бер тамаша булды. Моның өчен чират барлыкка килде хәтта.
Ганс Хәкимовка озын гомер, иҗади комар теләп, киләчәктә ешрак очрашуны өмет итеп таралышты халык.
Фәния Сәетгәрәва-Габидуллина.