“Җәяүле Мәхмүт” премьерасы көнне театрның фойесында “Республика Башкортостан” нәшрият йорты оештырган “Добрая подписка” чарасы узды. Монда Уфа “Нур” татар дәүләт театры коллективы, спектакльне карарга килүчеләр “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар”, “Әллүки” журналларына языла алды.
Күпләр әлеге басмаларга даими язылуын белдерде. Гәзит-журналларга язылучылар арасында подписканы якыннарына, дусларына бүләк итүчеләр дә булды.
Хөрмәтле гәзит укучылар! “Добрая подписка” акциясенә сез дә кушыла аласыз. Үзегез белем алган мәктәпкә, дусларыгызга, туганнарыгызга, СВОда катнашучыларның гаиләләренә яраткан басмаларыгызга язылуны почта бүлекчәләрендә һәм https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ сайты аша өйдән чыкмый гына да бүләк итә аласыз.
Бергә булыйк, бердәм булыйк, газиз милләттәшләр!
Шул да мәгълүм булсын: “Кызыл таң” гәзитенә язылып, квитанция күчермәсен редакция почтасына юллаучылар арасында кыйммәтле бүләкләр дә уйнатыла. Электр пычкысы, гриль, иттарткыч, сут чыгаргыч һәм башка бүләкләр сезне көтә!
Фото: Динар Кәлимуллин