+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 октябрь 2025, 12:00

Уфада Петр Дранганың хәйрия концерты тулы зал җыйды

Чыгыш «Үзенчәлекле балалар» фондына ярдәм йөзеннән узды.

Уфада Петр Дранганың хәйрия концерты тулы зал җыйдыУфада Петр Дранганың хәйрия концерты тулы зал җыйды
Уфада Петр Дранганың хәйрия концерты тулы зал җыйды


«Торатау» конгресс-холлында аккордеончы-виртуоз һәм композитор Петр Дранганың «Метаморфозалар» программасы белән хәйрия концерты булды. Зал шыгрым тулган, ә билет сатудан кергән акчалар «Үзенчәлекле балалар» хәйрия фондына Уфа һәм Башкортстанда үсеш үзенчәлекләре булган балаларны дәвалауга һәм абилитацияләүгә ярдәм итү өчен җибәрелгән.
Бу кичәнең атмосферасы аеруча җылылык белән аерылып торды — Петр Дранга зал белән күп аралашты, шәхси тарихлары белән уртаклашты һәм тамашачыларны катнашырга рухландырды. Сәхнәдән артист бу хәйрия концерты идеясе Дәүләт Думасы депутаты Наталья Орлова оештырган башка шундый чара вакытында туды, дип сөйләде. Петр аңа мондый проектларны үткәрүдә ярдәм иткән һәм аларны мөмкин иткән инициативалары өчен аерым рәхмәт белдерде.
Кичәнең кунагы шулай ук «Үзенчәлекле балалар» фонды попечителе Каринә Хәбирова булды. Ул фонд проектларына һәрьяклап ярдәм күрсәтә, «Яраткан сабый» абилитация үзәге эшен яклый.
Билетлар сатудан кергән барлык акчалар «Үзенчәлекле балалар» фондына юнәлдереләчәк. Акчалар интенсив терапия яки операция кичергән балалар өчен тикшеренүләр, абилитация һәм тернәкләндерү программаларын оештыруга, шулай ук сабыйларда үсештә җитди тайпылышлар белән очрашкан гаиләләргә ярдәм итүгә китәчәк. Фонд хәвеф-хәтәр төркемендәге балаларга, вакытыннан алда һәм каты авыру балаларга ярдәм итеп, проектларны тормышка ашыра һәм медицина реабилитациясендә генә түгел, ә гаиләләрнең социаль адаптациясендә дә ярдәм күрсәтә.
Бу хакта тулырак https://mgazeta.com/news/novosti/2025-10-10/blagotvoritelnyy-kontsert-petra-drangi-v-ufe-sobral-polnyy-zal-4422355 яза.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас