+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 октябрь 2025, 06:45

Радий Хәбиров: "Без дөрес карар кабул иткәнбез"

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортостан» дәүләт концертлар залында республиканың Дәүләт курайчылар ансамбле концертында булды.

Радий Хәбиров: "Без дөрес карар кабул иткәнбез"Радий Хәбиров: "Без дөрес карар кабул иткәнбез"
Радий Хәбиров: "Без дөрес карар кабул иткәнбез"


Ансамбль былтыр яз төбәк җитәкчесе башлангычы белән булдырылды. Ә бер ел элек Республика көне алдыннан Радий Хәбиров 10 октябрьне Башкортстанда "Курай көне" дип игълан итте.

Ансамбль чыгышыннан соң республика Башлыгы башкаручылар белән аралашты. Радий Хәбиров курайчыларга чагу чыгышлары өчен рәхмәт белдерде һәм ансамбльнең киләчәк эшчәнлеге планын әзерләргә тәкъдим итте. Республика коллективка аны гамәлгә ашыруда тиешле ярдәм күрсәтергә әзер.

- Безнең традицион сәнгатебезне алга этәрү бик мөһим. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясау өчен концерт программасын киңәйтегез. Ә без коллективны иң яхшы мәйданчыкларга чыгаруда ярдәм итәчәкбез, - диде төбәк җитәкчесе. – Шәһәрләребезгә һәм авылларыбызга барып, халыкны ансамбльнең иҗаты белән таныштырырга кирәк.

Артистлар, үз чиратында, Башкортстанның халык коллективларына һәм традицион сәнгатенә ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә Дәүләт курайчылар ансамбле чыгышыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
- Миңа бик ошады. Мондый номерлар республикабызның визит карточкаларының берсе булырга мөмкин, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. - Без курайчылар коллективын төзү карарының дөрес булуын күрәбез.

Фото: glavarb.ru
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас