«Үз күңелеңнең лабиринтлары буйлап...» дип аталган әдәби кичә тамашачыларның күпсанлы соравы буенча куела.
Шигърият һәм романс кичәсе программасының нигезен Зинфира Әбделманова поэзиясе тәшкил итә.
Кичәдә романсларны Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделманов, Халыкара, Бөтенрусия һәм республика конкурслары лауреаты Назгөл Ибраһимова башкарачаклар.
Программада Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Хәсбиуллина җитәкчелегендәге Башкортстанның Таһир Сәйфуллин исемендәге дәүләт академия хор капелласы катнашачак. Русиянең атказанган артисты Людмила Воротникова Зинфира Әбделманованың шигырьләрен укыячак.
Фото: Башинформ