+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 октябрь 2025, 11:05

“Күрешүләр көтәм”

Лилия Вахитованың юбилей концерты барчасы өчен олы бәйрәмгә әверелде.

Сентябрь урталарында Уфада эстрада җырларын яратучылар өчен онытылмаслык вакыйга булды: билгеле җырчы, автор-башкаручы, телевизион тапшырулар авторы Лилия Вахитованың юбилее уңаеннан концерты узды. “Кү­решү­­ләр көтәм” дип аталган бу бәйрәм сәхнәдә җыр, бию һәм сюрпризлар белән үрелеп барды. Кичәнең шулай дип аталуы да очраклы түгел: бу концерт сәхнәдә генә түгел, тормыштагы да очрашулар, хәтер мизгелләре, җыр аша күңелләрне кавыштыру символы булды.

Юбилей тамашасы
Концерт залы шыгрым тулы: тамашачылар арасында юбилярның туганнары, дуслары, иҗатташ дуслары һәм концертка килгән җыр сөючеләр. Сатылган билетлар акчасының бер өлеше махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм буларак җибәрелде. Шулай ук, мөмкинлекләре чикле балаларга бушлай билетлар, оешмалар өчен ташламалар – барысы да концертны халыкка якынрак итте.

– Зал тулы булу минем өчен иң зур шатлык. “Туган тел” каналына һәм ВИП АРТ продюсерлык үзәгенә бик рәхмәтлемен. Һәркайсы миңа концерт алдыннан ярдәмләшеп торды, – ди Лилия Мирсат кызы.

Сәхнәдә һәр чыгыш дулкынландыргыч һәм җанлы булды. Лилия Вахитова тамашачы белән турыдан-туры әңгәмәләшеп, чыгышларын ихлас башкарды.
Программа “солянка” форматында төзелгән: сәхнәдә Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле артистлары, “Сәләт” һәм “Тургай” лауреатлары чыгыш ясады. Айсылу Такиянузова, Айдар Галимов, Азат Вахитов, Рөстәм Закиров, Әлфинә Әзһәмова, Гүзәл Диникеева, Фәдис Ганиев һәм Лилия Биктимерова, Зилә Шәехова, Раил Өметбаев, Юлия һәм Илнар Котдусовлар, шулай ук яшь башкаручылар чыгышы залны алкышларга күмде.

Аеруча дулкынландыргыч мизгел – финалда яңгыраган “Күрешүләр көтәм” җыры. Җырчының сюрприз итеп “Капка төбе”н баянга кушылып башкаруы тамашачыларны яшьлек елларына алып кайтты.

Концертның төп үзенчәлеге – гаилә чыгышлары. Кызы Милана, сырхаулап торуга карамастан, Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Ай һәм кояш” җырын башкарды. Бу җыр Лилия ханымга Казанда узган үзешчән композиторлар бәйгесендә лауреат исемен алып килде. Өлкән кызы Азалия 10 елдан артык “Твинс Дэнс” бию төркемендә шөгыльләнә. Концертта алар шәрык, үзбәк һәм һинд биюләрен башкарды.

“Балаларым сәхнәдә минем белән булганда күңелем тула, аларның шатлыклары – минем өчен иң зур бәхет”, – ди Лилия Мирсат кызы.

Концерт барышында Лилия Вахитовага – Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте исеменнән – “Гыйлем, мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен” шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен” медальләре тапшырылды. Моннан тыш, җырчының әти-әнисе туган, балачагы узган Чакмагыш районы хакимияте исеменнән Мактау грамотасы бирелде.

Юл башы
Лилиянең беренче җырлары 19 яшендә үк яңгырый башлый. Ул вакытта Лилия баянда уйнап, туганнары, дуслары мәҗлесләрендә чыгыш ясый. Әнисе алдырып укыган “Азат хатын” журналы иҗатка беренче этәргеч була: анда басылган шигырьләргә көйләр язып, мәхәббәт һәм яшьлек турында җырлар туа.

1982-90 елларда Лилия Мирсат кызы Уфа синтетик спирт заводы Мәдәният сараенда эшли. Бирегә еш кына күренекле артистлар концерт белән килә, шунда яшь иҗатчы алар белән аралашу мөмкинлеге ала. Шул вакытта ул беренче җырын Фән Вәлиәхмәтовка бүләк итә – баянга кушылып башкарып күрсәткән җырны танылган артист ошата һәм сәхнәдә башкара башлый. Аның “Дөмәй буйлары” җырын Динарт Закиров та башкара. Соңыннан Лилия башкорт телендәге шигырь җыентыкларыннан илһам алып иҗат итә башлый, Гөлнара Рәшитова белән иҗади дуслык урнаштыра. Нәтиҗәдә, Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында – “Сагыну”, Илнар Сәйфиев репертуарына алган “Әлфинур” кебек популяр җырлары туа. “Миләүшәләр” җыры Вәсилә Фәттахова тарафыннан башкарыла, ә “Син, син” җырын Әлфинә Әзһәмова репертуарына ала.

Кайбер җырлар тәгаен җырчыга исәпләп языла, ә кайберләре берничә варианттан сайлана. Җыр язу аңа җиңел бирелә, шуның белән Лилия ханым иҗат процессында шагыйрьләрне һәм җырчыларны таң калдыра.
Лилия Мирсат кызы озак еллар мәктәпләрдә һәм лицейларда музыка дәресләре, фольклор түгәрәкләре алып бара, балаларны җыр-биюгә өйрәтә. 20 ел дәвамында Республика укучы яшьләр мәдәният үзәгендә эшләп, яшьләрне сәнгатькә тарта. “Балалар мине ярата, ә мин алардан көч һәм илһам ала идем”, – ди ул.

Телевидение аша – халыкка
2014 ел – иҗат биографиясендә яңа борылыш. “Туган тел” телеканалына Лилия Вахитова тәкъдим иткән “Тургай” балалар җыр бәйгесе хуплана. Тапшыру татар телендә эшләнеп, республика һәм чит төбәкләрдә киң танылу ала.

Тамашачылар соравы буенча өлкәннәр өчен дә бәйге оештырыла, нәтиҗәдә, “Сәләт” Бөтенрусия телевизион халык иҗаты фестивале телеэкраннарга чыга. Биредә җыр гына түгел, сәнгатьле шигырь сөйләү, бию, музыка коралларында уйнау мөмкинлеге дә булдырыла. Халык арасында сәләтле һәркем, әлеге бәйгеләрдә катнашып, үзен сынап карый ала. Бүген

“Тургай”ның да, “Сәләт”нең дә дистәләрчә чыгарылышы булды, күп кенә катнашучылар профессиональ сәнгать юлына басты.

“Бу бәйгеләр безне, мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш кертә. Безне 30дан артык илдә карыйлар, хәтта Ташкенттагы туганнарым да тапшыруларны даими күзәтеп бара”, – ди Лилия ханым.

Җырлар – күңел балалары
Җырчының иҗат җимешләре бик кирәк. Ул алар турында: “Җырларым – балаларым кебек. Һәркайсы күңел аша уза”, – ди.

Аның иң яратып башкарган җырлары: “Мәтрүшкәләр” (Рәмзия Зиннәт сүзләре), “Яндырма сөюләрне” (Әлия Солтан сүзләре), “Капка төбе” (Рәхимә Фәхри сүзләре), “Хатын-кыз бәхете”,

“Яратам” (Гөлфия Шакирова сүзләре), “Төшләремә кер син” (Гөлнур Айзат сүзләре), “Кил дә җит син” (Халисә Мөхәммәдиева сүзләре) һ.б. Алар Лилия Мирсат кызының тормышын, уй-кичерешләрен, яшь чакларын чагылдыра.

Җырларның тематикасы киң: мәхәббәт, яшьлек, туган як, гаилә кыйммәтләре, хәтта көндәлек шатлыклар да моң аша яңгырый.

Гаилә, авыл һәм иҗат чыганаклары
Иҗаттан буш вакытта Лилия ханым әти-әнисеннән калган бакчада эшли, авылга кайта, рәсемнәр ясый, яран гөлләр үстерә. Бу шөгыльләр аңа югалтуларны җиңәргә, рухи көч тупларга ярдәм итә.

– Соңгы елларда кайгылар күп булды: әти-әнием, улым китеп бардылар. Шушы эшем, проектларым, җырларым авырлыкларны иңемдә күтәрергә көч бирде, – ди ул.

Яшь буынга киңәшләр
Лилия ханым өчен туган тел – иҗат нигезе. Ул үзе дә яшь композиторларга киңәш бирә:

– Халык моңына, милли җырларга таянып иҗат итегез. Милли моңыбыз югалмасын. Шигырь сүзләренә дә игътибарлы булыгыз. Җырлап яшәгез, чөнки милли, моңлы җырларыбыз – күңелгә дәва, – ди Лилия Мирсат кызы.

Лилия Вахитова иҗатының иң зур казанышы – дәвамчанлык. “Тургай” бәйгесендә катнашкан балалар – бүген инде профессиональ җырчылар, “Сәләт” сәхнәсенә чыккан өлкәннәр, алар милли мәдәнияткә яңа сулыш өрә.

Лилия Вахитова – мәдәниятебезгә, җыр сәнгате үсешенә зур өлеш кертүче шәхес. Ул үз иҗаты белән генә түгел, телевизион проектлары аша да милләтебезнең моңын, телен, гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә армый-талмый эшли! Әфарин!


“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
“Күрешүләр көтәм”
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас