– Безнең “Балкыш” халык театры жюри карамагына Борис Васильевның “А зори здесь тихие” әсәре буенча татар телендә куелган “Ә таңнар монда тып-тын” спектаклен тәкъдим итте. Режиссёры – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Редик Ганиев. Спектакльдә вакыйга 1942 елның маенда Карелия урманнарындагы тимер юл разъездында бара. Станция коменданты старшина Васков үз карамагына зенитчы хатын-кызлар взводын кабул итә. Бервакыт сугышчы Рита Осянина урманда ике немец диверсантын күрә. Васков зенитчы биш кыз белән дошманны куып җитеп кулга алырга дигән заданиены үтәргә юллана. Ләкин отряд урманга ике диверсант урынына уналты немец үтеп кергәнен ачыклый. Батыр яугирләр дошманны кыйратырга дип тигезсез көрәшкә чыга...
Рольләрне үзем һәм минем белән бергә Лилия Гыйзетдинова, Гөлназ Шәрифуллина, Әлфинә Нуркаева, Гүзәл Ахунова, Лиана Шәңгәрәева, Гүзәлия Әхмәтҗанова башкарды. Әйтергә кирәк, Лиана Шәңгәрәева – Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы. Аның өчен бу – “Балкыш” халык театры составында дебют. Бик сәләтле кыз. Ул күпкырлы актёрлык талантын күрсәтте. Киләчәктә театр актрисасы булырга хыяллана! Аңа уңышлар телик!
Спектакльне музыкаль яктан Руслан Кабулов бизәде. Геройларның эмоциональ халәте тамашачыга музыка яки авазлар аша җиткерелде. Яктылык эффектлары белән Айрат Имамов идарә итте. Әйе, утның ялтырап уйнавы – спектакль барышында бик зур әһәмияткә ия. Спектакль өчен костюмнарны район Мәдәният сарае җитәкчелеге Нефтекама шәһәрендәге “Военторг” кибетеннән сатып алды. Кул астындагы материаллардан декорацияләрне актёрлар һәм РДК хезмәткәрләре үзләре ясады.
Фестивальнең жюри составында Башкортстанның атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты, Русия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының режиссура һәм актёр осталыгы кафедрасы профессоры Земфира Хөсәенова, Республика халык иҗаты үзәгенең иҗат жанрлары буенча әйдәүче белгече Гөлшат Ибәтова белән Наилә Фазуллина эшләде. Сугыш драмасы, сугыш чорындагы хатын-кызлар темасы, сценография, музыка һәм яктылык бизәлеше, шулай ук актёрларның соклангыч уйнавы жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да битараф калдырмады. Нәтиҗәдә, коллективның зур хезмәте һәм тырышлыгы үзен аклады. “Балкыш” республикада беренче урынга лаек булды. Ә шәхсән үзем өчен, коллектив җитәкчесе һәм бер үк вакытта төп рольне башкаручы буларак та истәлекле булды бу чара. Мин анда “Иң яхшы ир-ат роле” титулына ия булдым!
Минем өчен бу инде өченче шундый титул. Фестиваль финалда күпчелек яшьләр коллективлары катнашуы белән истә калды. Бу яшьләрнең театр, актёрлык эшчәнлеге белән кызыксынуы һәм сәхнәгә тартылуы турында сөйли. Безнең өчен беренче урын ул теләкләребезнең чиге түгел. Киләчәктә Гран-при өчен тырышачакбыз!
Аида ХӘЙРТДИНОВА
язып алды.