

Социаль челтәрләрдә җырчы энесенең соңгы тапкыр ялга кайткан вакытыннан фотолар куйган. Илмира Нәгыймова әйтүенчә, ул үзенең исән кайтмаячагын сизенгән.
«Авыр… 25 яшендә апам үлде… 34 яшендә – абыем… 25 яшендә – энем. Соңгы кайтуы булды. Сизенде..» – дип яза җырчы. Энесе апасына: «Кире кайтып булмаса, әти белән әнине кара. Мин сезне бик яратам», – дип тә әйтеп калдырган. Бу сүзләрне Илмира энесенең фотосы янына язып куйган.
Мәрхүмнең гаиләсенә күркәм сабырлыклар телибез.