+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
15 октябрь 2025, 12:50
Балалар бирегә сөенеп киләчәк!
Бүген Салават шәһәрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 1959 елда төзелгән Балалар сәнгать мәктәбендә булды.
Балалар бирегә сөенеп киләчәк!
Аны «Гаилә» гомумдәүләт проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты ярдәмендә тәртипкә китерәләр.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәнгать мәктәбе бинасын карап чыкты. Капиталь ремонттан соң биредә яңа аудиторияләр, актлар залы һәм китапханә белән заманча киңлек барлыкка киләчәк.
- Декабрьдә үк мәктәп өй туе үткәрәчәк. Болар барысы да «Гаилә» гомумдәүләт проекты ярдәмендә, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең Мәдәният министрлыгы җитди эш башкарды. Хәзер балаларның иҗат һәм үсеш өчен лаеклы шартлар алачагына күңел сөенә.
Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, киләсе елда сәнгать мәктәбе бинасы каршындагы территорияне «Газпром нефтехим Салават» компаниясе финанс ярдәме белән төзекләндерәчәкләр, дип өстәде. Инфраструктураның барлык кирәкле элементлары, койма урнаштыруны да кертеп, алдагы эшләр планына кертеләчәк.
Бу хакта тулырак укырга:
https://glavarb.ru/ru/news/event/radiy-habirov-oznakomilsya-s-hodom-kapitalnogo-remonta-detskoy-hudozhestvennoy-shkoly-salavata-83257/
Фото:
https://glavarb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"