Режиссер, Башкортстан Республикасының халык артисты, Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин белән бергә бу спектакль өстендә сәләтле иҗат командасы эшли: рәссам - Полина Емельянова, музыкаль җитәкче - Башкортстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев, видеограф - Эльвина Тангатарова.
СВО зонасына командировкалар вакытында автор-журналист Мөнир Кунафин тарафыннан язылган һәм реаль вакыйгалар белән шәхси хикәяләргә нигезләнгән спектакль вербатим форматында куелачак.
Спектакль үзәгендә - бер мәхәббәт, бер гаилә тарихы. Махсус хәрби операция зонасына яраткан ирен күрергә килгән төп героиня батырлык һәм каһарманлык, чын сугышчан туганлык шаһиты була. Аның каршында кешеләрнең төрле язмышлары, хисләре һәм кичерешләре ачыла.
Премьера 6 ноябрьгә билгеләнгән.
Фото: "Нур" театры