-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 октябрь 2025, 14:22

"Артист белән таксистны бутыйлар..."

Татар эстрадасы җырчысы, юморист Данир Сабиров яңа "эшкә" кергән.

"Артист белән таксистны бутыйлар..."
"Артист белән таксистны бутыйлар..."
Гаиләсе аны таксист итеп сынап караган. Бу хәл турында артист Интернет челтәрендә видео бастырган.

"Мин бүген үземне таксист буларак хис итәм. Иртүк кече кызым Данияне мәктәпкә илтеп кайттым. Аннан кайткан идем, өлкән кызым укырга илтүне сорый. Җитмәсә, алар... бер мәктәптә укый!

Мәрьям сеңлесе белән барса да булыр иде. Атагызны аз гына жәлләргә кирәк! Алар кайчак "артист" белән "таксист" сүзләрен бутый кебек", - дип язып калдырган ул.

Фото: Интернет челтәреннән.
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас