Җырчы Лилия Муллагалиева яман шеш белән көрәшүе турында хәбәр иткән иде. Ул Санкт-Петербург шәһәрендә операция ясатты, аннан үзенең хәле турында сөйләде. Бу хакта без "Кызыл таң" укучыларына даими язып торган идек.
«Бүген, ниһаять, Лилиябез Казанга кайта. Без сине бик көтәбез. Исән-сау кайтып җит», – дип язган Айгөл телеграм-каналында. Барысы да яхшы булыр, Аллаһ бирса.