Айгөл Бариева социаль челтәрдә аэропортта көтү мизгелләре белән дә уртаклашты, дип яза "Интертат". «Ярты сәгатьтән кайтып җитә. Без, сюрприз ясап, аны каршы алабыз», – дип сөйли ул. Кызлар шарлар, күчтәнәчләр белән килгән.
Лилия Муллагалиеваны алар җырлар белән каршылый. Кочаклашалар, сөенәләр. «Син – герой», – диләр. Бу мизгелләрдә Лилия күз яшьләрен дә тыеп кала алмый.
Һәм менә Лилия янына чәчәк бәйләме күтәргән балалары йөгереп килә, аннары ире кочаклый.
«Күз яшьләре шатлыктан гына булсын», – дигән сүзләр ишетелә.
Фото: Интертат.