+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 октябрь 2025, 03:10

"Күрәчәгем инде бу..."

"Аллаһка тапшырдым инде", - ди Лилия Муллагалиева авыруы турында.

"Күрәчәгем инде бу...""Күрәчәгем инде бу..."
"Күрәчәгем инде бу..."
Җырчы Лилия Муллагалиевада яман шеш тапканнарын язган идек. Җырчы Казан хастаханәсендә тикшенерүләр узганнан соң, Санкт-Петербургка барып операция ясатты. Шушы көннәрдә Лилия Казанга кайткан. "Ватаным Татарстан" аның белән элемтәгә кергән.

– Калкансыман биздәге шешләрне ике яктан да кисеп ташладылар. Хәзер инде гистология нәтиҗәләрен көтәм. Ничәнче стадия диярләр инде. Бер дә өметсезлеккә бирелмим, күңелемдә яхшы уйлар гына. Күрәчәгем инде бу. Гомеремдә дә миндә шушы чир булыр дип уйламаган идем, – дигән Лилия. – Өйдә бик рәхәт. Гаиләм, дусларым, якыннарым каршы алдылар. Балаларым бик сагынган, кечеләре янымнан да китми. Үземнең инде нидер эшлисе килә башлады. Операциягә кадәр курку бар иде. Хәзер инде күңелемдә ниндидер җиңеллек. Авырып киткәннән соң, бөтен кеше хәлемне сорый башлады. Шалтыратучылар да, смс язучылар да күп булды. Тамашачыма зур рәхмәтемне җиткерәм. Яратасыз икән үземне. Сезнең ярдәм белән мин бу чирне дә җиңәчәкмен!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас