Алар бер ае да тулмаган баланы калдырып, гастрольләргә чыгып йөрергә мәҗбүр икән.
Бу хакта «Интертат»ка Алмаз үзе сөйләгән.
«Безнең әби (Зөлфирәнең әнисе Сәвия ханым) – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Хәзер менә, эшен калдырып, тулысынча безнең балалар белән шөгыльләнә. Без концертларга әзерләнәбез. Иртән чыгып китәбез дә, көндез кайтып килеп, тагын чыгып китәбез. 1 ае да тулмаган баланы шулай калдырып йөрергә туры килә. Тик, эшебез шул булгач, кая барасың. Арбадан төшеп калып булмый.
«Акча җитмидер, өйләрендә ятсалар да булыр иде», – дип уйлаучылар да бардыр, бәлки. Аз гына ятып карасаң да, ничек артта калганың шунда ук күренәчәк. Чөнки безнең эшебез «больничный» ала торган эш түгел. Ярый Зөлфирәнең декрет ялы бар, ул безнең оешмада рәсми рәвештә эшли. Шуңа да карамастан, мин декретта, дип утыра торган түгел. Чөнки радио-телевидениеләргә еллык ротацияләр кертелгән.
Акчаны чыгару белән генә түгел, кире алырга да кирәк. Гаиләне тәэмин итәргә, үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәген кайгыртырга, киләчәк иҗатыбызны да уйларга кирәк. Шуңа, өйдә карап торучыбыз булганда, эшлибез. Әбигә рәхмәт кенә. Няняга гомердә дә калдырып чыгып китә алмас идек», – дигән Алмаз.