+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 октябрь 2025, 11:52

Фирдус Тямаевны тамашачылары сүгә...

Нәрсә булган?

Фирдус Тямаевны тамашачылары сүгә...Фирдус Тямаевны тамашачылары сүгә...
Фирдус Тямаевны тамашачылары сүгә...
Татар эстрадасы җырчысы Фирдус Тямаевның икенче хатын алырга теләге булуы турында шаяртуын кичә язган идек инде. Бу яңалык Интернет челтәрендә бик күп бәхәсләр тудырган һәм кешеләр җырчыны сүгеп, комментарийлар язып калдырган.

Барлык тамашачылар да Тямаевка бу темага бик шаяртмаска һәм хатынын кадерләргә киңәш бирә.

"Мине эт дип сүгәләр монда. Мин шаярттым гына. Резидакаем, якла инде мине, сүкмәгез минем иремне диң", дип, хатынына мөрәҗәгать иткән һәм видеоны Интернет челтәрендә бастырган.

"Дөрес эшлиләр, сүксеннәр! Күп сөйләнеп йөрмә! Үзең башладың", дип, шаярып, җавап кайтара аның хатыны.

Уеннан уймак чыга, диләр. Шуңа күрә үзебезнең хатыннарыбызны кадерләп, яратып, бергәләп яшәргә язсын.

Фото: Интернет челтәреннән.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас