Бу хакта ул социаль челтәрдә язган.
"Мин улымны бик нык яратам. Кайвакыт аны тиешенчә тәрбияли алмам дип тә борчылам. Без үзебез хезмәт белән үстек: әти-әнинең эшләвен күреп тордык, бу безгә көч һәм характер бирде. Ә хәзер исә үземнең баланы саклыйсы, яклыйсы, аңа бәхетле балачак бүләк итәсе килә.
Иң мөһиме - лаеклы, хезмәт сөючән, амбицияле, үз максатларына ирешә торган кеше итеп тәрбиялисе иде. Моның өчен миңа күп эшләргә, кайвакыт кырыс та булырга туры киләчәк - әмма бу баланың киләчәге өчен. Ә күңелем белән аны бары тик яратасы һәм бәхетле булганын күрәсе килә", - дигән ул.