Концерт барышында алып баручы Марсель Мәхмүтов Салават Фәтхетдиновтан, Илсөя Бадретдинова белән дә концерт куярга теләгең бармы, дип сорый.
"Илсөя белән эшләргә кем теләмәс?!", дип шаярып җавап бирә җырчы. "Я тоже хочу" дип, залдан кычкырып, үз теләген Илсөя Бадретдинова белдерә. Шул вакытта сәхнәдә Әнвәр Нургалиев та басып тора. Марсель Мәхмүтов аның турында да онытмый.
"Сез сизәсезме, бу әңгәмәдә барышында Әнвәр "лишний" булып калды", дип шаяра шул.
Шуны билгеләргә кирәк, Әнвәр Нургалиев һәм Салават Фәтхетдинов бергә инде беренче концертын гына куймый. Тамашачылар бу проектны бик яраткан һәм алга таба да дәвамын көтә.
Илсөя Бадретдинова белән булачак концертка килгәндә, ул киләсе елның язына планлаштырылган.
Фото: Интернет челтәреннән.