+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 октябрь 2025, 02:35

"Һәрвакыт әтине кызгана идем"

Гөлназ Ассаева кызыклы сорауларга җавап биргән.

"Һәрвакыт әтине кызгана идем""Һәрвакыт әтине кызгана идем"
"Һәрвакыт әтине кызгана идем"
Бу хәл «Болгар Радиосы» уздырган «Кайнар хитлар» концертында булган.

"-Синдә иң көтелмәгән әйбер? Холкың ягыннан.

-Мин бик нык ирләрне кызганам. Кечкенәдән калган ул. Әти әни белән аерылышкач, әти берүзе яшәгәч, мин һәрвакыт әтине кызгана идем, һәм бу сыйфат бүген дә миндә бар. Ирләргә гел ярдәм итәм. Минем командамда да бик күп егетләр. Һәммәсе белән дә тыгыз элемтәдә.

-Бу – дөресме?
-Юк, ирләрне кызганырга ярамый. Бу сыйфатым ошамый.

-Кечкенә вакыттагы хыялың чынга аштымы?
-Ашмады һәм ашмаячак та. Чөнки мин балерина булырга теләгән идем. Мин хореография училищесын тәмамладым. Әмма, имгәнүләрем күп булу сәбәпле, туктатырга мәҗбүр булдым".
 
Тулырак: https://intertat.tatar/news/golnaz-asaeva-irlarne-kyzganam-min-harvakyt-atine-kyzgana-idem-5876045


Фото: интертат
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас