-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 октябрь 2025, 17:25

Хәния Фәрхинең яңа җырлары табылган

Алар мәхәббәт турында...

Хәния Фәрхинең яңа җырлары табылган
Хәния Фәрхинең яңа җырлары табылган

Кабат эзләп тапты мине сөю,
Бу яшәүдән өмет өзгән чакта.
Кулын сузды. Әйтерсең лә,
Көтеп торган мине бер чатта.

Кабат килде сөю, көтмәгәндә,
Җиргә коеп яуган яңгырдай.
Күтәрелде күккә тургай булып,
Яңгырады язгы шат җырдай...

Җырдагы бу сүзләр без белми калган Хәниянең күңел халәтен яктыртып, мәңгелеккә юлга чыгар алдыннан аның тургай кебек күккә ашкан чаклары да булса ярар иде... Их, бер дә үтми торган үзе татлы, үзе әче хәсрәт булдың бит син, Сандугач....

Р.S. Җыр турында Хәния апаның сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинадан сорадык, әмма артык төпченмәдек. "Серләр иле... Ул бит яши! Яши, димәк ярата..." Менә шундый җавап. Безгә артыгы кирәкми дә.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас