Фигат Галин – минем авылдашым, элекке күршем. Җыр-моң сөюче, талантлы кешеләр буларак тирә-якка билгеле нәселдән ул. Аның абыйсы Вәнзир абый – республикада билгеле баянчы, аның кызы Алсу Галина – Башкортстанның халык артисты! Утыз ел гомерен М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә кабатланмас образлар тудыруга багышлаган талантлы актриса.
Фигат абый белән конкурс турында сөйләштек. Бәйгенең шарты буенча бер җыр Шамил Хәмәдинуров репертуарыннан булырга, ә икенче җырны башкаручы үзе сайларга тиеш булган. Райондашыбыз анда халык җыры “Шахта”ны һәм Әкрам Даутовның “Әниемә хат” җырын әзерләп барган.
– Катнашучылар күп иде. Дүртөйле, Аскын, Караидел, Кушнаренко, Мишкә, Чакмагыш, Нуриман, Кырмыскалы районнарыннан, Октябрьский, Нефтекама, Стәрлетамак шәһәрләреннән килгәннәре хәтеремдә калды. Арада яшь башкаручыларны күреп сөендем. Бик күп җырлар кат-кат яңгырады (хәтта өчәр тапкыр), “Шахта”ны миннән башка җырлаучы булмады. Алты ел элек шул ук бәйгедә катнашып, беренче урын алган идем. Әлбәттә, мин анда Гран-при алыр өчен бармадым. Шамил Хәмәдинуров белән якыннан таныш идем. Бергә концертлар куеп йөрдек. Аның җырларын яшәтү, халыкка җиткерү теләгеннән катнашырга булдым, – ди Фигат абый.
Гомерен сәнгать белән бәйләгән авылдашымның тормыш юлы тәү карашка гади кебек тоелса да, сынаулар да булган.
Тәския һәм Хан Галиннарның җиде балалы гаиләсендә алтынчы бала булып туа ул. Тугыз яшькә өлкән абыйсы Вәнзиргә унбиш яшенә әтисе баян алып бирә. Абыйсы өйдә булмаганда Фигат футлярын кайчы ярдәмендә ачып алып, баянда көйләр чыгара. Әмма футлярны кире бикли алмый һәм Вәнзир абыйсыннан моның өчен үзенә “өлеш” эләгә. Ә баянда, гармунда уйнарга өйрәнү теләге зур була Фигатнең. Гаиләдә тәүдә аңлап карау гына булмый. Ләкин күңелен төшерми кечкенә Фигат.
– Мәктәптә укыганда Мәгъруф Гыймадрисламовка, Фәүкат Галинга баян алып бирделәр. Аларның өенә барып, башта үзем уйнарга өйрәнеп, соңыннан үзләрен дә баян тартырга өйрәттем. Авыл клубына чыгып баянда уйнап кайтудан рәхәтлек таба идем! – дип искә ала ул яшьлек елларын.
Урта белемне Уразай мәктәбендә алган егет, Иске Балтачтагы 10нчы һөнәрчелек-техник училищеда укып, водитель һөнәре ала. Бу уку йортын бик яхшыга тәмамлап, армия хезмәтенә чакырыла. Хезмәтен Байкал аръягы хәрби округында Улан-Удэ шәһәрендәге “Град” реактив артиллерия системасы водителе сыйфатында үтә һәм үрнәкле хезмәте өчен ике ел эчендә ике тапкыр кыска ялга кайта.
Хезмәте чорында, 1975 елның декабрендә постта торганда күңелендә беренче җыры – “Хәтеремдә әткәй”нең сүзләрен яза.
Хезмәттән кайткач, төрле юллар белән аңа кулланудан чыгарылган өч баян килеп эләгә. Шулардан үз куллары белән бер баян җыя һәм Сургут шәһәренә юл тота. Хезмәт сөеп үскән, җырга-моңга тартылган Көнтүгеш егете “СургутТрубопроводСтрой” җәмгыятенең 10нчы автобазасында водитель булып хезмәт юлын башлый. Уренгой – Чиләбе – Ужгород газүткәргечен алар суза.
– 1994 елда “Газпром” җәмгыятенә караган бер заводта автобус водителе булып эшли башладым. Анда 17 ел хезмәт салдым. Бер үк вакытта “Чулпан” җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе булдым, – Фигат абый үзенең туган җиреннән ерактагы сәнгать юлы белән дә таныштыруын дәвам итте.
Утыздан артык кешене берләштерә “Чулпан”. Гастрольләр белән Төмән өлкәсенең барлык шәһәрләрен йөреп чыгалар. Репертуарда халык, эстрада, ретро җырлар һәммәсе урын ала.
– Биючеләребез көчле иде. Программаны төрле буын тамашачылар күңеленә хуш килерлек итеп төзи идек һәм шуның белән оттык та. Туган як, мәхәббәт турында җырларны халык күз яшьләре аша тыңлый иде, – ди үзе баянчы да булган, күбрәк халык җырларын башкаручы җитәкче.
Соңгы концертны Казан шәһәрендә, Г. Камал театры бинасында куялар. Бу көнне үзе иҗат иткән дүрт җырны башкара Фигат Галин. Венер Мөхәммәдиев аккомпониатор була. Ул Нефтеюганск шәһәрендә яши. Фигат абыйның күп җырларына көйне нәкъ ул язган.
Күңеле моңга тулы Фигат абый күп җырлар иҗат иткән автор-башкаручы да. Җырларының унга якынын гына халыкка чыгарган. Алар күңел өчен язылган җырлар, ди.
Казандагы чыгышлары алдыннан Татарстанның күп шәһәр һәм районнарында булырга өлгерәләр. Чирмешән, Кукмара, Яшел үзән районнары авыллары, Кукмара шәһәре тамашачысы аларны дәртләнеп алкышлый.
– Соңгы елларда ансамблебез бик көчле. Балтач районының Түбән Карыш авылыннан Владис Фәүзетдинов баянчы булып килде. Аңа кадәр үзем баянчы, үзем солист булып йөрдем, – ди авылдашым.
Фигат абый Галинның исеме белән бәйле бер хәл турында да язып үтәргә кирәк. Чит төбәкләрдә яшәгәндә дуслары аны (исемен әйтергә авырсыныпмы, белмим) Алмаз дип йөртә башлый. Шуңа да ул халык арасында Алмаз Галин буларак ныграк таныла.
2011 елда хаклы ялга чыга. 2012 елда туган районына кайта һәм Иске Балтач авылында төпләнә.
Туган районында яңа дәрт белән яши, сәнгать дөньясында кайный. “Туган як моңнары” район конкурсында, башка чараларда катнашып, үз моңнарын өләшеп, дүрт тапкыр Гран-при иясе була. Аларның берсен Уфа – Казан арасында теплоходта сәяхәт вакытында оештырылган вокалчылар бәйгесендә яулый. Фәридә апа Кудашева шунда аның аркасыннан сөеп: “Талантларны Себердән эзләргә кирәк икән. Рәхмәт, энем”, – ди.
– Себердә эшләгәндә, 80нче еллар уртасында җәйге айларда ялга кайтканда Уфада тукталырга туры килде. Шамил Хәмәдинуров, Бәхти Гайсин үзләре белән Кырмыскалы районына гастрольгә алып чыктылар. Алар төркеме белән концерт куеп йөргән вакытлар турында күңелемдә җылы истәлекләр саклана, – ди Фигат абый.
Татарстан, Башкортстанда ул аралашмаган профессиональ артист, музыкант юк икән.
– Күпләр: “Сиңа сәнгать юлыннан китәсе булган”, – ди. Эшемне яратып башкардым. Әле дә халкыма хезмәт итәм һәм шуның белән үземне бик бәхетле тоям. Музыкант улым Руслан минем юлны дәвам итә, – диде Фигат абый бу уңайдан.
Баянчылардан уңуы турында да әйтте. “Алмаз Рәҗәповка хөрмәтем зур, аңа рәхмәтлемен. Районга кайткач миңа гел уйнады һәм уйный. Мирзанур Фарукшин, Рамил Баһаветдиновка тиң баянчы ул”.
Районда, туган авылында Фигат Галинны чын-чыннан яраталар.
– Баритон тавышлы Фигат Галин – йөрәкләргә үтеп кереп, күңелләрне нурландырырга, җылытырга сәләтле җырчы. Аны җырчы, баянчы, кеше буларак бик хөрмәт итәм. Аның башкаруында яңгыраган моңлы җырларны тыңлау сагышлы уйларны тарата, җанга тынычлык бирә, – ди Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хәмәева.
Туган авылым Көнтүгешнең моңлы сандугачы бүген дә халкына хезмәт итә. Шамил Хәмәдинуровның җырларын аның кебек талантлар яшәтә. Янәшәсендә үзен һәм күңел халәтен аңлаган, аның талантына һәм үзенә тугры тормыш юлдашы Лилия Вәлиева булганда башкача булырга мөмкин дә түгел.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.